Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар һаман руль артына исерек килеш утыралар

Август дәвамында өч юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда зыян күрүчеләр теркәлгән: бер юл-транспорт вакыйгасында гаепле йөртүче автомобиле белән исерек хәлдә идарә иткән, бу җәһәттән үзе дә зыян күргән.

Йөртү стажлары бер елдан ким булган башка ике йөртүче каршы хәрәкәт юлына чыккан, бу ике очракта да бәрелешүгә китергән, дип хәбәр итте Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Эдуард Фәйзрахманов. Агымдагы елның сигез аенда, дип билгеләп үтте ул, районда зыян күрүчеләр белән җиде юл-транспорт вакыйгасы теркәлде, сигез кеше җәрәхәт алды, һәлак булучылар юк. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (14 юл-транспорт вакыйгасы - өч һәлак булучы һәм 16 җәрәхәт алучы), зыян күрүчеләр белән юл-транспорт вакыйгасы 50 транспортка кимеде, юл-транспорт вакыйгасында үлүчеләр - 100 процентка. Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең һәм вазифаи затларның 3877 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән: узган ел белән чагыштырганда, үсеш алты процент тәшкил итә. Кагыйдә бозучылар арасында 123 кеше транспорт чаралары белән исерек хәлдә идарә иткән: бу үткән елның отчет чоры белән чагыштырганда, өч кешегә күбрәк. Ике автомобиль йөртүчегә транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә иткән өчен җинаять эшләре кузгатылган.

Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләмәүчеләр арту тенденциясе билгеләнгән (2015 елда - 130, 2014 елда - 98): 27 түләмәүчегә административ кулга алу төрендә җәза кулланылган.

Җәяүлеләр дә дисциплиналы булмаулары белән аерылып торган: 112 кеше урамны җәүлеләр юлны аркылы чыга торган урыннан түгел, аңа якын җирдән чыккан.

Шуны билгеләп үтәбез, 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр республика территориясендә " Игътибар - балалар" профилактик чарасы үткәрелә. Һәм инде ун көн эчендә балаларны беркеткеч җайланмалардан башка йөрткән ун автомобильче ачыкланды. Болай итеп кагыйдә бозган өчен штраф суммасы - 3000 сум. Татарстан буенча игълан ителгән тагын бер кисәтү чарасы - "Автобус" операциясе 20 августта башланды һәм 3 сентябрьгә кадәр дәвам итте. Шулай ук әлеге чорда дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан автобус йөртүчеләр юл куйган җиде юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде, дип хәбәр иттеләр Ютазы районы ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев