Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар күп хезмәтләрнең эше белән канәгать түгел

Халыкның аеруча актуаль сорауларына тиешле хезмәтләрнең җавапларын бастыруны дәвам итәбез.

- Кайчан да булса бервакыт "Зайди-ка" кибете каршындагы газон төзекләндерелер микән?
- Үлән чабылды. Мәсьәлә контрольдә кала.
- Поликлиникадагы бүлмәләрне күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен Брайль буенча номерлаштыру комачауламас иде.
- Андый ихтыяҗ юк, чөнки авыр хәрәкәтләнүчене табиб бүлмәсенә кадәр медицина хезмәткәре озатып куюы каралган. Моның өчен чакыру кнопкасын басарга кирәк.
- Ни өчен Урыссу бистәсендә төнге вакытта тимер юл вокзалы бикле?
- Урыссу станциясе вокзалы Куйбышев пассажирлар йөртү дирекциясе балансында тора. Дирекция күрсәтмәсенә ярашлы, Урыссу станциясе вокзалындагы көтү залы төнге вакытта пассажирлар поезды килгәнгә кадәр бер сәгать алдан ачыла һәм ул киткәч бикләнә.
- "Тәмле" кибете янында автомобильләр тротуар буенча йөри. Юллар биредә шыксыз хәлдә.
- Әлеге территория 2014 елның төзекләндерү планына кертелгән.
- Цифрлы телевидение, телефоннар тоташтыру буенча мәсьәләгә аңлатма бирегез әле.
- Өендә киң полосалы "Летай" Интернеты булган һәркем "Летай ТВ" маркасы белән "Таттелеком" ААҖ тәкъдим иткән IP TV карый ала. Районда 38 торак пункт. Шуларның дүртесендә - Екатериновка, Еновка авылларында, Кәрәкәшле һәм Әбсәләм тимер юл разъездлары бистәләрендә телефоннар юк. Бүгенге көндә Кәрәкәшле тимер юл разъезды бистәсендә, Еновка һәм Екатериновка авылларында техник мөмкинлекләр бар, әмма яшәүчеләрдән гаризалар юк. Әбсәләм тимер юл разъезды бистәсендә техник мөмкинлекләр булмавы бу юнәлештә элемтә линиясе юклыгы белән аңлатыла. Аны үткәрү тоташуга заявкалар булганнан соң һәм проектның чыгымнарны капларлык булуын "Таттелеком" акционеплык җәмгыяте караганнан соң планлаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев