Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, мошенниклардан сак булыгыз

Кризис булуга карамастан, халыкның бер өлеше, ничек кенә булмасын, акчага ия. Шуңа күрә аны кая куярга - валютага әйләндерергәме әллә инде күчемсез милеккә салыргамы? Бу сорау һәркем алдында тора.

МММнар, тиз акчалар, югары процентлы ставкалар - кеше колагына еш керә торган сүзләр. Кесәсендә артык акчасы булмаган берәү нигә кирәк безгә "абруе" шик тудыра торган конторалар турында мәгълүмат, дияргә мөмкин. Белеп тору артык булмас, җәмәгать. Соңгы елларда бик күпләр "финанс пирамидалары"ның корбанына әверелде, шуңа күрә без әлеге язмабыз аша укучыларның игътибарын аларның билгеләренә җәлеп итәбез. Россиянең Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, барлык "финанс пирамидалары"н бер әйбер берләштерә - аларның акча җәлеп итү буенча эшчәнлек кору өчен лицензияләре юк. Алар - базар дәрәҗәсеннән берничә тапкырга артык югары керем; гарантияле керем (бу кыйммәтле кәгазьләр базарында тыела) вәгъдә итә; гаммәви мәгълүмат чараларында реклама бастыра; оешма үзенең финанс торышы турында бернинди дә мәгълүмат бирми; башка вкладчыларның акчаларын "пирамида"да яңа катнашучыларга түли; шәхси төп акчага ия түгел. Барыннан да элек керем буенча зур суммалар тәкъдим итүгә фактына игътибар итәргә кирәк. Әгәр ул банк институтлары тәкъдименнән күп тапкырга артып китә икән, мондый инвестицияләрне югалту куркынычы югары.

Әле күптән түгел генә Казанда эшләгән "Заемные деньги", "Кредитный центр", "Благо" һәм башкалар вкладчыларга югары процентлар тәкъдим итте һәм аларның акчасын суга салды. Ни өчен соң кешеләр менә шундый контораларга сукырларча үз акчаларын илтә? Сорау ачык кала. Шуңа карамастан, Ютазы районы халкы мошенниклар ятьмәсенә эләкмәс, дип ышанасы килә: бөтен ялтыраган әйбер дә алтын булып бетә алмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев