Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар ни өчен сайлауга баралар?

13 сентябрь - бердәм тавыш бирү көне: бу көнне безнең районда яшәүчеләр дә сайлау участокларына барачак һәм үз тавышлары хокукы белән файдаланачак.

Рәис ӘМИНОВ, ГРЭС эшчесе:

- Үземне актив гражданлык позициясе булган кешеләр исәбенә кертмим, шулай да һәрвакыт сайлауга йөрим. Тавышым әһәмияткә ия булмас дип уйламыйм. Кем белә, бәлки нәкъ менә минем бюллетень тавышларны санаганда хәлиткеч булыр. Аннары бу бит әле җанга ятышлы чара да, якташларым белән очрашу, үзеңә сәламәтлек теләүләрен ишетү, шуны ук башкаларга да теләү...

Светлана ХӘБИБУЛЛИНА, мәгариф бүлеге хезмәткәре:

- Сайлауга беренче чиратта республикам киләчәгенә битараф булмаганым сәбәпле барам, мин анда яшәвем белән горурланам. Элек дөнья Россия турында Мәскәү яки Санкт-Петербург шәһәрләре буенча фикер йөрткән. Бүген ул дөнья дәрәҗәсендәге масштаблы форумнар уздырырга сәләтле Казан дигән шәһәр булуы турында белде, бу шатландырмый кала алмый. Сайлау участогына зур теләк белән барам.

Сергей Анисимов, тимер юл элемтәсе эшчесе:

- Сайлау участогыбызның ял үзәкләренең берсе булган "Восток" бинасында урнашуы да якшәмбе көненә бәйрәм кәефе өсти. Димәк сайлауга бәйрәмгә барган кебек барам. Тәкъдим ителгән кандидатуралардан иң яхшысын сайлау мәсьәләсе җиңелләрдән түгел. Шулай булганы бар, сайлау алдыннан бөтен халыкка вәгъдәләр "яудыралар" да, сайлау узгач аларны оныталар. Әмма шәхсән минем өчен әлеге сайлау аерым әһәмияткә ия. Мин сәяси "тавышка" ышана башладым, шул исәптән үземнекенә дә.

Раушания ГӘРӘЕВА, мәгариф бүлеге методисты:

- Татарстан Президентын сайлаганда, мин, берсүзсез, киләчәкне сайлыйм. Сәяси сукырлык белән түгел. Республикамның ерак узганына һәм күптән түгел булган вакыйгаларга әйләнеп карыйм. Һичшиксез сиңа һәм синең гаиләңә кагылачак стратегия турында хәзерге вакыт буенча фикер йөртергә була. Минем өчен һәрвакыт үзем очачак лайнерның нинди авиакомпаниянеке, чакырган таксиеңның нинди таксопаркныкы булуы әһәмияткә ия. Ягъни, мин уңайлылык һәм ышанычлылык ягында. Өстәвенә, бу, минем тавышымны да исәпкә алып, Татарстан Республикасы дип аталган зур кораб белән идарә итүче кешегә ышаныч белдергәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев