Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар үз хокукларын яклауга исәп тота ала

Узган атнада безнең районга эш визиты белән Татарстан Республиксында кеше хокуларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республиканың хәрби комиссары генерал майор Сергей Погодин килде.

Визиты барышында Сәрия Сабурская республиканың көньяк-көнчыгыш зонасының район башкарма комитеты җитәкчеләре белән "Халык контроле" системасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати порталы аша кергән гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча семинар үткәрде. Семинар барышында шулай ук "Халык контроле" системасын файдаланучыларның координацияләү бүлеге начальнигы Рөстәм Низамиев катнашты. Сабурская сүзләре буенча, республика Президенты тарафыннан муниципалитетлар алдына гражданнар мөрәҗәгатьләрен мотивацияләнмәгән кире кагуларны, аларны бөтенләй бетерүгә кадәр җиткереп, киметү бурычы куелган. Заявкаларны киләчәккә үтәүне планлаштыру мөһим, дип ассызыклады ул. Акча булмауга сылтанып, аларны "мотивацияләнгән кире кагу" статусыннан "планлаштырыла" статусына күчерергә кирәкми. "Әлбәттә, тормыш сыйфатын һәрьяклап яхшырту юнәлешенә йөз тоткан чорда кешеләрнең уңайлырак яшәү шартлары булдырасы килә. Шуңа күрә яктыртылышка, юлларга кагылган сораулар бирүләре аңлашыла, әмма алар бездән өстәмә тырышлык таләп итә. Шулай да без бу программаның гражданнар мөрәҗәгатьләренә җитез җавап бирергә һәм алар тарафыннан ачыкланган проблемалардан арынырга булышуын аңларга тиешбез. Шул ук вакытта ул безгә кешеләргә үз эшебезне күрсәтергә мөмкинлек бирә", - дип шәрехләде Сабурская.

Семинар тәмамланганнан соң, район кунаклары "Хокукый белемнәр мәктәбе" эшендә катнашты. Ул гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү һәм язгы чакырылышны оештыру һәм уздыру сорауларына кагылды. Булачак Ватанны саклаучылар һәм аларның әти-әниләре алдында чыгыш ясап, район башлыгы үзенең армиядәге хезмәтен искә төшерде, нәкъ менә анда аңа беренче тапкыр кешеләр белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыруларын һәм бу тәҗрибәнең аңа киләчәктә файдасы тиюен ассызыклады. Республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин җыелучыларны Россия Федерациясе Кораллы көчләре структурасы, корал төрләре, хәрбиләрнең тукланулары һәм формалары, яңа хөкүмәт карарлары белән таныштырды, ахырда армиягә чакырылучыларның лаеклы һәм намуслы хезмәт итүләрен теләде. Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил буларак, армиягә чакырылучыларның хокукларын яклауга тукталды, моның өчен республика хөкүмәте тарафыннан күрелгән чаралар турында сөйләде. Җыелучыларга аның һәм республиканың хәрби комиссариатлары вәкилләренең Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьләрдә булулары тасвирланган фото һәм видеосюжетлар күрсәтелде. Үзләренең армия хезмәтләре хакында призывникларга запастагы рядовойлар бәян итте.

Искәртәбез

Ачыкланган проблемалар турында ютазылылар дәүләти һәм муниципаль хезмәтләрнең uslugi.tatar/open-gov республика порталы "Халык контроле" сайты аша хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев