Ютазылыларга күп функцияле үзәк хезмәт күрсәтәчәк
Район башкарма комитеты район халкына Урыссу бистәсе Сирин урамы буенча күп функцияле үзәк эшли башлавы турында хәбәр итә. Аның өстенлеге - "бер тәрәзә" принцибы буенча, бер тапкыр килгәндә, берничә дәүләти һәм муниципаль хезмәт алу мөмкинлеге.
Үзәк белгечләре тарафыннан документлар кабул итү графигы:
- дүшәмбе: беренче тәрәзә - архитектура бүлеге, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә - җир һәм мөлкәти мәнәсәбәтләр палатасы, 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр;
- сишәмбе: беренче тәрәзә - социаль иминиятләү фонды, 9 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә - загс, 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр;
- чәршәмбе: беренче тәрәзә - архитектура бүлеге, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, торак учеты секторы, 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә - федераль салым хезмәте, 16 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр;
- пәнҗешәмбе: беренче тәрәзә - федераль миграцион хезмәт, 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә - загс, 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр;
- җомга: беренче тәрәзә - Россия Пенсия фонды, 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр; икенче тәрәзә - җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев