Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар гуманитар ярдәм җыйды

Ютазы районында яшәүчеләр җыйган гуманитар йөк Татарстан Республикасыннан ДНР һәм ЛНРга озатылды.

Гуманитар ярдәм җыюны яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге үз күзәтчелегендә тотты. Ярдәмне озатуда башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм совет аппараты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марьяна Харисова катнашты.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Ютазы районында Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасы халкы өчен Татарстан Республикасыннан гуманитар ярдәм җыю игълан ителгән иде. Әлеге игелекле эштә район предприятиеләре һәм учреждениеләре, прокуратура, суд, шулай ук бистәнең битараф булмаган барлык кешеләре катнашты.

Кыска гына вакыт эчендә элеккеге салым хезмәте бинасында гуманитар ярдәм өчен кирәкле товарлар тутырылган йөздән артык тартма җыелды. Ул катгый рәвештә, элегрәк игълан ителгән кирәк-яраклар исемлеге буенча башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев