Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзенче сабый!

Районда йөзенче бала булып туган сабыйны бала табу йортыннан 4 июльдә чыгардылар.

Июньнең соңгы көнендә укытучылар Рөстәм белән Гүзәл Нигъмәтуллиннар гаиләсендә өченче бала булып Алинә дөньяга аваз салды. Бала сау-сәламәт булып туды, авырлыгы өч килограммнан аз гына күбрәк, буе - 55 сантиметр. Кечкенә сеңелләре тууына кызлары Лиана һәм Лилия бик шат. Сүз уңаенда, өлкән кызлары Лилия 2005 елда гражданлык актларын теркәү бүлегендә шулай ук йөзенче бала булып теркәлгән. Моннан тыш, быел Рөстәм һәм Гүзәл бергә тормыш итүләренең ун еллык юбилейларын билгеләп узачаклар.
Сабыйны чыгару көнендә бала табу йорты янына бәхетле әбиләр һәм бабайлар, туганнар, шулай ук гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова һәм социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова килделәр. Әни кешегә чәчәкләр һәм бүләк, ә әти кешегә кызның тууы турындагы таныклыкны тапшырып, Гөлдания Нурлыгаян кызы Нигъмәтуллиннарны зарыгып көткән кызлары белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X