Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • 30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

    Гражданнар сугышы елларында Хәмзә Нигъмәтуллин Чапаев дивизиясендә кызыл командир булып хезмәт итә.

    Илдә Совет власте урнашып, тынычлык иңгәч, туган авылы - Иске Урыссуга әйләнеп кайткан Хәмзә гаилә корып җибәрә, бер-бер артлы балалары туа. Йөзе кызыл булганга халык арасында кызыл Хәмзә дип йөртелүче ир бик акыллы, исәп белән эш итүчән, тырыш кеше була. Очны-очка ялгый-ялгый гаилә башлыгы атлы була һәм, 1920 елларда хөкем иткән яңа икътисадый сәясәт шаукымына ияреп китеп, Минзәләдән ак он ташый башлый. Мал өен чистартып, ремонтлап, пекарня ясыйлар, пешергән калачны сату өчен лавка кебек җир дә оештырып җибәрәләр. Бераз хәл алса да, аягында чабата булган Хәмзә бизнесын киңәйтә төшә - тоз, шырпы, чәй белән сәүдә итә башлый. Дүрт өлешкә бүленгән бер төргәк чәйнең әчмуха өлешен дә ул вакытта бик бай кешеләр генә сатып алалган. Кызыл Хәмзә күпләрнең "күзен" кыздыра һәм авыл куштаннары әләк-чәләк итә. Беренче тапкыр раскулачивать иткәндә Нигъмәтуллиннарның алгы өйләрен сүтеп алып китәләр, таналарын юк итәләр, гаилә башлыгы кышкы бураннарда ышыкланып йөргән толып күрше авыл урысына насыйп була. "Череп" баеган кызыл Хәмзә өстеннән янәдән властькә шикаять керә. Бу юлы йорт-җирдән Мамай гаскәре узган кебек була. Мал-мөлкәт артыннан килгән кешеләр агач кашыкларга кадәр җыештыралар. Хәмзәнең ул вакыттагы биш-алты яшьлек Әхсән атлы улының артык шуклыгы аркасында "усал" абыйлар әтисе яшереп куйган соңгы капчык онны да табып ала. Сәкедәге иләк эчендә бер умачлык он гына кала. Берничә көннән Хәмзәнең үзе артыннан да киләләр, ун ай тикшерү астында тоталар, дип каенанасы сөйләп калдырганнарны безгә бәян итүче Наҗия апа Нигъмәтуллина, 1991 елда "Сәяси репрессия корбаннарын тернәкләндерү турында" гы РСФСР законы үз көченә кергәч, каенатасының гражданлык хокукларын тергезү максатында бер генә архивка хат язмый. Эш судка барып җитә, шаһитлар сөйләүләренә нигезләнгән суд уңай карар чыгара.

    Гаиләсен "ач" калдырган Әхсәнне 1943 елның 7 ноябрендә сугышка алганда, аңа нибары 17 яшь була. Тымытык, Азнакай, Ютазы районы үсмерләрен йөк поездына төяп, Ютазы станциясеннән Көнчыгышка озаталар. Хәрби хәзерлек узганнан соң икенче Балтыйк буе фронтына эләккән Әхсән пулеметчы була. Фашист белән йөзгә-йөз китергән сугышка яшь солдатлар Эстония җирендә керә. Канкойгыч яуларның берсендә безнең якташыбыз каты яралана. Урман эчендәге госпитальгә китерелгән фронтовикның кулбашындагы тирән җәрәхәтен эшкәртү өчен табибларда спирт кына да булмый. Яралы солдатны хирург өстәленә кул-аякларыннан бәйләп куюлары була, тревога башлана. Госпитальдәге бар халык ышыклану урыны эзләп чыгып кача. Тапчанга бәйләнгән солдатка әйләнеп караучы да булмый. Гомер бетмәскә бер сәбәп - шул чак госпитальгә сугышчан иптәше, якташы Риза килеп керә, Әхсәннең аяк-кулларын чишеп, тышка алып чыкканда, башка яралы солдатларны тылга күчерергә дип йөк машинасына урнаштыра башлаган булалар. Җәрәхәтлеләр шултиклем күп була ки, машина бортын көч-хәл белән ябалар. Әхсәнгә утырып түгел, чүгәләп барырга да урын булмый. Ул баскан килеш 150 чакрым ара уза, ярасыннан аккан каннан кителе крахмалланган кебек була. Дәваланган солдат янәдән ут эченә керә. Балтыйк буе илләрен азат итүдә катнашкан сержант Нигъмәтуллин, Курляндск ярымутравында барган дәһшәтле сугыш көннәрен -"Курляндск казаны" дип исемләнгән операцияне гомере буена оныта алмый. "Карчык, ул вакытта ничек мине дошман ядрәсе эзләп тапмады икән? Көзге яңгырны хәтерләтеп күктән бертуктамый яуган ядрәләр белән тирә-яктагы сазлык тулды. Немең уты тынып торган арада икенче урынга күчкәндә басар урын табуы бик кыен булды - җир өсте мәет белән тулган иде... Бервакыт бар тирә сәер тынлыкка чумды. Шул чак һавада үзочкычлар барлыкка килде. Безнең өскә күп санлы листовкалар коела башламасынмы?! Аларда зарыгып көткән хәбәр - "Ура! Җиңү!" Без дә, немецлар да, шатлыктан, мылтыкларда ядрә беткәнче күккә аттык..." - 1945 елның 8 май вакыйгаларын сөйләгәндә фронтовикның дулкынлануы тавышына чыккан.

    Әхсән Нигъмәтуллинга тиз генә туган йортына кайтырга насыйп булмый. Ул совет авиациясендә механик сыйфатында хәрби хезмәтен дәвам итә. Җәмгысы җиде ел ярым хезмәт иткән солдат туган җирен, туган йортын, газиз кешеләрен дә онытып бетерә. Ике арада хатлар йөрми. Бервакыт сержант Нигъмәтуллинны командиры үз янына дәшә. Туганнары турында сораштыра. Ручка белән кәгазь тоттырып, хат язарга мәҗбүр итә. Бактың исә әтисе Әхсәнне эзләтә башлаган икән. Хәрби бурычын үтәп кайткан ир-егет нефть тармагында разведчик булып эшкә урнаша, гаилә кора. "Яшь бала күтәреп, ике ел эчендә биш авылга җиттек, җиде йорт алмаштырдык. Җитте сезгә чегән кебек йөрергә, кайтыгыз, төпләнегез, дип каената тиргәп ташлагач, Урыссу бистәсенә кайтып урнаштык", - дип сөйли Наҗия апа. Яшьли яратышып кавышкан Әхсәне белән бергә 58 елдан артык гомер кичерәләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр.

    Икенче Бөтендөнья сугышы ветераны Әхсән ага Нигъмәтуллин вафат булганга шактый вакыт узуга карамастан, тормышның астын-өскә әйләндергән дәһшәт белән бәйле ачы хәтирәләр Наҗия апа күңелендә әледән-әле яңара: "Бабамның бер генә көне дә сугышны искә алмыйча узмас иде. Балалар кечкенә чакта, телевизор булмаганда, кичләрен әтиләре янына сырышып утырып, сугыш турында сөйләттерерләр иде". Сугыш хәтирәләре белән үскән балалар өчен Бөек Җиңү китергән май аенде ел саен төп нигезгә җыелу күркәм традициягә әверелә. Хәтта әтиләре бакыйлыкка күчкәч тә алар, зур илнең төрле почмакларына сибелеп яшәүләренә карамастан, кадерле кешеләре тергезгән тормыш җылысын саклап яшәүче әниләре янына ел саен кайталар, 5 май көнне туган көне булган әтиләрен искә алалар. Аның белән бәйле вакыйгаларны сөйләп, сагышларын басалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: