Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш авылында яшәүче Разия Шакирова ул тәрбияләп үстергән өчен рәхмәт хаты алган

    Акбаш авылында яшәүче Разия Шакированың шатлык тулы көннәре.

    "Сезнең улыгыз, рядовой Шакиров Райнур Рәхим улы - намуслы, тәртипле, үзенә ышанып тапшырылган корал белән оста эш итә белүче, подразделениенең җәмәгать тормышында актив катнашучы солдат. Үрнәк хезмәте, эш сөюе белән ул командирларының һәм иптәшләренең тирән хөрмәтен яулады. Хезмәттәш иптәшләре өчен якты үрнәк булып торырдай ул тәрбияләп үстергән өчен мин Сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Сез хаклы рәвештә улыгыз белән горурлана аласыз". 11666 хәрби часть командиры полковник С. Клиндухов имзасы салынган рәхмәт хаты алган Разия ханым сөенечен безнең белән дә уртаклашты. Чыннан да, ана өчен газиз баласы өчен рәхмәт ишетүдән дә зуррак бәхет була ала микән?!

    - Ерак себер якларында, Хабаровск шәһәрендә хәрби бурычын үтәүче төпчек улымның кайтыр көннәре дә җитте, Ходайга шөкер. Әлеге шатлыклы мизгелләрне, кызганычка, әтисе генә күрә алмый. Бакыйлыкка күчкәненә мәрхүмнең ике ел гомер узып та китте. Вафат булганнарның җаны исәннәргә бәхет, тәүфыйк, бәрәкәтле гомер теләсен иде. Улымның тормыш юлы башлана гына әле. Алда аны матур, изге эшләр көтүенә мин бөтен барлыгым белән ышанам. Ә бу юлны ул Бөгелмә һөнәри-педагогик көллиятне тәмамлау турында диплом алгач башлар, иншалла. Улым биш ел уку нәтиҗәсе булган документын алырга өлгермәде. Диплом яклап чыгу белән аңа хәрби комиссариатка китәргә туры килде. Минем бүген бер генә теләгем бар - барлык аналарга да минем кебек сөенеч кичерергә, газиз балаларын ерак җирләрдән исән-сау көтеп алырга насыйп булсын, - дип сөйләгәндә, ана карашында шатлыклы күз яшьләре балкыды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: