Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш авылыннан Дания Вәлиәхмәтова, “Әбунә өчен iPad” бәйгесендә катнашкан өчен приз алды

    Акбаш авылыннан Дания Вәлиәхмәтова, "Әбунә өчен iPad" республика бәйгесендә быел да катнашып, "Nikon" санлы фотоаппарат белән бүләкләнде.

    "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте соңгы берничә ел рәттән оештыра торган бу бәйгедә Дания ханым беренче тапкыр гына катнашмый. Алдагы елларда да ул "ТАТМЕДИА" матбугат басмаларына бик күп әбунә рәсмиләштергәне өчен кыйммәтле бүләкләргә лаек булган иде.

    - Быел да шактый, тәгаен алсак 5 416 сумлык гәҗит һәм журналга язылдым. Дөресен генә әйткәндә, матбугат басмаларын бәйге хөрмәтенә генә алдырмыйм. Бу дөньяда адәм баласы бер ипи белән генә тук була алмый, аңа рухи азык та кирәк, - дип сөйләүче бәйге җиңүчесе, "Мәгариф", "Тартарстан", "Сөембикә" журналларын, "Ютазы таңы" гәҗитен аеруча яратып укуын хәбәр итте.

    Бик күпләр район газетасыннан баш тарткан мәлдә, ни өчен "Ютазы таңы"н яздырасыз, дигән уңайсыз сорауга да укучыбызның җавабы әзер булып чыкты:

    - Район хәлләрен, халкының сулышын белеп тору өчен!

    Дания ханым оныкларын да онытмый. "Салават күпере", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау" журналарыннан алар бергәләп шаян шигырьләр укыйлар, төрле биремнәр чишәләр.

    Гомере буе укытучы булып эшләүче Дания Вәлиәхмәтова һәм аның гаиләсенең бер генә киче дә газета һәм журнал битләренә язылган кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләрне укымыйча, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булмыйча узмый. Кызлары Лилия дә үзен белә башлаганнан бирле әти-әнисенең кулларына китаплар, матбугат басмаларын еш алуын, аларны, балаларын да укуга җәлеп итүен билгеләп узды.

    Күпләр үзләренә кирәк мәгъүматны Интернет "битләреннән" эзләп тапкан заманда, безнең арада газета-журналларга өстенлек бирүче укучыларыбыз бар булуына, әлбәттә, күңел сөенә. Ә инде халыкның мәдәниятлелеген, укуга омтылышын, белем дәрәҗәсен арттыруны, ял сәгатьләрен уку артында уздыруны тагын да популярлаштыруны максат итеп алган "Әбунә өчен iPad" бәйгесе кысаларында "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугат басмаларына иң күп әбунә рәсмиләштереп, кыйммәтле бүләк иясе булу икеләтә шатлык булачак.

    - Әлбәттә, бүләк алуы күңелле. Миңа, дүрт онык әбисенә, фотоаппарат хәзер бик кирәк әйбер. Берсеннән-берсе тәмле оныкларымның һәр адымын, һәр шуклыгын гаилә тарихына кертеп калдыру мөмкинлегенә ия булуыма бик шатмын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: