Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Акбаш авылыннан Әдилә Шәйхетдинова беренче тапкыр сайлауларда катнашты

    Акбаш авылында яшәүче Әдилә Шәйхетдинова өчен 2020 ел истәлекле ел: 18 яшьлек кыз беренче тапкыр 13 сентябрь - Бердәм тавыш бирү көнендә ТР Президентын һәм җирле власть органнарына депутатлар сайлауда катнашты.

    93 яшьлек ветеран Мөхәммәтнур ага Кәниев та, кояшлы көн торудан файдаланып, авылның сайлау участогына үзе килде. “Мин ил киләчеген сайлауда катнашырга бурычлы”, - дип билгеләп узды ил агасы. Ул туган авылы Акбашның елдан-ел матурлана һәм төзекләнә баруына да соклануын яшереп калмады. Ветеран быел гына төзелгән “Гаилә” паркын да зур кәнагатьлек хисе белән күзәтеп чыкты.

    13 сентябрьнең 12 сәгатенә Акбаш авыл җирлегендә яшәүчеләрнең 85 проценты үз тавышын биргән. Моннан алдагы ике көнне күбрәк эш яшендәге кешеләр тавыш биргән булса, бүген өлкән буын вәкилләре тавыш бирә, дип хәбәр итте сайлау участогы әгъзалары.

    Илмира ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: