Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Алабакүлдә Ватан тынычлыгы өчен яуда башларын салган авылдашларына һәйкәл ачу тантанасы узды

    Юбилейлы ел Димтамак авыл җирлеге тарихында да җуелмас эз калдырды. Җирлек составына кергән алты торак пункт халкы 9 май - Бөек Җиңү көненә багышланган митингларны өр-яңа һәйкәлләр янында бәйрәм итте.

    Алабакүлдә урнаштырылган һәйкәлне ачу тантанасында катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев авыл халкының олысын һәм кечесен әлеге тарихи көн белән тәбрик итте. Ул Ватан тынычлыгы өчен дошман белән яуда башларын салган алабакүллеләрнең исемнәрен туган җирләренә кайтарып, һәйкәл ясап куюда зур эш башкарган Рөстәм Йосыповка, Илгиз Зарбиевка, Алабакүл кирпеч заводы вәкиле Илшат Камалтдиновка Димтамак авыл җирлеге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды. Авылдашларын җирлек башлыгы Марс Ямалиев, беренчел ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин, башлангыч сыйныф укучылары сәламләде.

    Алабакүл авылыннан җиңү яулап кайтырга вәгъдә итеп тә, туган-үскән җирләренә әйләнеп кайта алмаган унөч солдат исемен мәңгеләштергән һәйкәл янына венок һәм тере чәчәкләр куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: