Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Альберт Борһанов: “Ютазы районы тарихи-археологик планда җитәрлек өйрәнелмәгән”

    Район өчен май әһәмиятле вакыйга булып тора: Бәйрәкә авылында фәнни-практик конференция узачак. Редакция кунагы - КФУ профессоры, РФ хәрби-тарихи фәннәр академиясе академигы, дөнья төркмәннәренең халыкара гуманитар ассоциациясе Татарстан бүлекчәсе рәисе урынбасары Альберт Борһанов кыскача түбәндәге сорауга җавап бирде: безнең район галимнәрне ни белән җәлеп иткән һәм алда торган конференция нинди...

    Әлеге форум кысаларында фотоматериаллар, археологик табылдыклар, этнографик һәм тарихи-төбәкне өйрәнү материаллары, тарих һәм мәдәният буенча китаплар күргәзмәсе оештырылачак. Мактаулы кунаклар арасында - профессорлар, фән докторлары, академиклар. Тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров, икътисад һәм фәлсәфә фәннәре докторы Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин, тарих фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов - әле бу конференциядә катнашачак кунакларның тулы исемлеге түгел. Узган елның җәендә районыбызда Ютазы төбәгенең тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү эшләре узды. Ютазы районы, Ык елгасы буенда урнашкан районнар кебек үк, археология, эпиграфика, мәдәният һәм архитектура объектларын тикшерү күзлегеннән гамәлдә өйрәнелмәгән. Укытучы-төбәкне өйрәнүче А. Шокуровның 1955-1960 елларда Ык буйлары буенча рекогносцировкалы тикшеренү уздыруы гына чыгарма булып тора. Әмма тикшеренүләрнең барлык табылдыклары һәм материаллары Татарстаннан чыгарылган һәм Октябрьский шәһәренең һәм Уфа фәнни үзәкләренең төбәкне өйрәнү музейларына саклауга тапшырылган. "Татар АССРының археологик һәйкәлләре" фәнни белешмәсендә район турында аерым бүлек юк. "ТР археология һәйкәлләре җыелмасы" энциклопедик белешмәсендә шундый ук хәл. Кыскасы, Ютазы районы территориясе тарихи-археологик планда аз һәм берьяклы өйрәнелгән.
    Безнең тикшеренүләр вакытына 16 археологик, бер эпиграфик һәм биш архитектур һәйкәл билгеләнде. Һәйкәлләрнең күбесе, мәсәлән, архитектур - Акбаш авылындагы XX гасыр башы мәчете бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Без 2011 елның августы-сентябрендә зур масштаблы казу эшләре өчен урын ачыклау һәм ТР Ютазы районының һәйкәлләр торышы белән аеруча әһәмиятле һәм кызыклы объектларны сайлау максатында шөгыльләндек. Әлеге тикшеренүләрнең төп казанышы булып археология, эпиграфика һәм архитектура объектларының урнашкан урынын, күләмен һәм хәзерге заман торышын комплекслы билгеләү, шулай ук беренче тапкыр авыл зиратларында урнашкан эпитафияләр текстларын җентекле өйрәнү һәм уку үткәрелде. Ютазы районында тикшеренү эшләре барышында 26 археология һәйкәле ачыкланды: дүртесе - таш дәверенеке, 13е - бронза чорыннан һәм тугызы - урта гасырдан. Җиде авылда татар-мөселман эпитафияләре белән сигез зират ачыкланды, анда тикшерү өчен 86 кабер ташы билгеләнде. Тагын Акбаш авылы янындагы зираттагы сыйфатсыз һәм вак ташлар. Эпиграфик һәйкәлләр текстларыннан материаллар XVII-XIX гасырларда төбәкнең кешеләре һәм авыллары турында яңа мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирә.
    Көнчыгыш Татарстанның зиратларында урта гасыр һәм урта гасырдан соңгы борынгы төрки каганат дәвере (безнең эраның VI-VII гасырлары) хас булган тамгалар белән кабер ташлары сакланган. Алар, мөгаен, XVI-XVIII гасырларныкыдыр һәм бу чордагы кыпчак-нугай - татар халкының борынгы төрки традицияләренең кайбер элементлары саклануына басым ясый. Тикшеренүләр Ык елгасы һәм аның кушылдыклары буенда XIII гасырда ук инде хәзерге заман татарларының утрак тормыш-җир эшкәртү белән шөгыльләнгән борынгы бабалары яшәвен күрсәтә, алар җир эшкәртү, һөнәрчелек һәм сәүдәгәрлек, шулай ук малчылык һәм сезонлы терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. XVI-XVIII гасырларның күп кенә кабер ташлары һәм язма чыганаклары элекке татар авыллары барлыкка килүнең аерым фактларын раслый.
    Шуны билгеләп үтү мөһим, күпчелек хәзерге заман авыллары, шул исәптән, Татарстанның Азнакай һәм күршедәге, шул исәптән Ютазы районының Бәйрәкә, Иске Каразирек, Акбаш, Әбсәләм авылларында татар-мөселман ташлары белән ике-өч борынгы иске зират саклануын күрсәтә, бу урта гасырда һәм XVI-XVIII гасырларда Ык елгасы буенда халыкның күп санлы булуын ассызыклый. Бу тулысынча әлеге урыннарның, аеруча Нугай дәверендә һәм әлеге җирләрнең Рус дәүләте составына (XVI гасыр ахырыннан XVIII гасыр башына кадәр) керүенең беренче елларында ташландык хәлдә булуы турында таралган фаразны тулысынча кире кага. Тикшеренүләр барышында җыелган материаллар безгә төбәкнең үткәне турында тирәнрәк һәм җентеклерәк белергә һәм зур масштаблы казу эшләре башларга, Ютазы районы тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни һәм фәнни-популяр китаплар һәм уку әсбаплары әзерләргә мөмкинлек бирә. Ахырда шуны билгеләп үтәсем килә, уздырылган тикшеренү эшләре һәм алда торган фәнни-практик конференция - ул Ютазы районы территориясендә һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында зур фәнни юлның башы гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: