Район башкарма комитетының утырышлар залында 8 Март бәйрәме алдыннан биш анага сертификат тапшырылды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусин исеменнән тантана сәбәпчеләренә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлдания Белалова бүләкләр тапшырды. Ана капиталы сертификаты алучыларга "Автоградбанк"ның Баулыдагы өстәмә офисы вәкиле дә зур булмаган күчтәнәчләр өләште.