Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Аналар мәй эчкәндә, балалар чәй эчә

    Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына аның төп "персонажлары" - күке-аналар тирән махмырдан килде. Әбсәләм авылыннан килгәне - күп балалы ана. Өлкәне, шөкер, инде балигъ булган. Ә менә икесенең язмышы - бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Гаиләдәге уртанчы бала - кыз бала - күрше...

    Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенең чираттагы утырышына аның төп "персонажлары" - күке-аналар тирән махмырдан килде.


    Әбсәләм авылыннан килгәне - күп балалы ана. Өлкәне, шөкер, инде балигъ булган. Ә менә икесенең язмышы - бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Гаиләдәге уртанчы бала - кыз бала - күрше калаларның берсендә белем ала. Дөресрәге, тиеш. Үсмер кызның "тайгак" юлга басуына кайгырып, утырышка килгән әлеге студентның укытучысы, иң беренче чиратта, бу баланың әлеге анадан тууына карата зур кызгану хисен белдерде. Гомере буе әнисенең исерек чыраен күреп үскән кыз, гаиләдәге вәзгыятьтән тәмам туеп, туган йортына кайтудан туктаган, март аеннан башлап укырга йөрми башлаган. Алай гына да түгел, аның ниндидер сектага эләгүе дә билгеле - үсмернең көннәрдән-беркөнне килеш-килбәте үзгәрде, "репертуарында" үзгә җырлар барлыкка килде, дип сөйләгән укытучының бик нык борчылуы йөзендә үк чагылды. Кызганычка, ана кеше турында гына болай дип әйтеп булмый. Хәлсезлектәнме, башы әйләнүдәнме, арт ягын урындыкка терәргә генә торган хатын: "Мин ни эшләргә дә белмим...", - дип бертуктамый такылдаудан башканы белмәде. Үзе белән ни эшләргә кирәклеген белмәгән кешедән ни өмет итмәк кирәк? Комиссия әгъзалары үсмер кызны эзләү өчен кичекмәстән хокук саклау органнарын җәлеп итү, ә хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итү өчен судка документлар җыю турында карар итте. Чөнки аның бүген беренче сыйныфны тәмамлаган улын да шундый ук язмыш көтәргә мөмкин, дип хәбәр итте бала укый торган мәктәп җитәкчелеге. Инде хәзер үк аны язмыш йомшак кулы белән маңгаеннан сыйпамый, иркәләми. Кайчан карама, бер ялгызы гомерен уздыручы сабыйны балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләүче комиссия үзенең рейды вакытында да урамда тилмереп йөргәндә очрата. Өлкәннәрнең : "Син бүген нәрсә ашадың?" - дигән соравына, бала: "Чәй эчтем", - дип җавап бирә.

    Икенче күке-ананы утырышлар залына аның баласы йөри торган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире һәм бертуган апасы җитәкләп диярлек алып керделәр. Күзләре пыялаланган, зиһене тәмам томаланып беткән хатын кая эләккәнен аңладымы икән? Комиссия әгъзалары тарафыннан төзелгән беренче беркетмәгә ярашлы, 23 майдан бирле эчүче кешенең иңке-минке утыруына аптырыйсы да юк. Ә чынлыкта исә бу юлга ул инде күптән баскан. Сөяркәсе ташлап чыгып киткән көн - аның өчен кара көнгә әверелгән. Аны хәтта озак еллар тилмереп көткән, зур кыенлыклар аша дөньяга тудырган нарасыеның мөлдерәмә күзләре дә, аңа тартылучы нәни куллары да туктатып кала алмаган. Өстәвенә, хатын эшсез дә калган. Ике көннең берендә исерек яисә махмырдан эшкә килгән, юк сәбәпне дә бар итеп, эш урыныннан китә торган хезмәткәрне кайсы гына предприятие тотарга риза булыр икән?! Хатын баласы белән яши торган фатирның пычраклыгын, андагы тәртипсезлекне комиссия әгъзалары сөйләп кенә аңлата алмадылар. Суыткычта тычкан асылып үлгән. Балалар бакчасы вәкиле сүзләренә караганда, малайның физик үсеше тоткарлана, ул үз яшьтәшләреннән калыша. Гәүдә авырлыгы да яшенә туры килми. Гади тел белән әйткәндә, бала ябык. Тәрбиячеләр сабыйны тулы кыйммәтлерәк итеп ашатырга тырышсалар да, өендә баланы әнкәсе пешергән тәмле боткалар гына көтми булып чыкты.

    Телен әйләндереп бер генә сүз дә әйтә алмаган кеше өчен бертуганы кызарып утырды. Ана хокукыннан мәхрүм итү турында сүз чыккач та ул аны кайгыртып, бармакка-бармак сукмаячагын, ә менә аның баласын тәрбиягә алудан баш тартмаячагын белдерде. Шулай да комиссия әгъзалары хатынга шанс бирергә дигән фикерне хуплар чыктылар - бала вакытлыча махсус приютка урнаштырыла, анага тернәкләнү мөмкинлеге тудырыла: ул үзе теләп алган чиреннән дәваланырга, эшкә урнашырга, тормышын җайга салырга тиеш була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: