Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ата киңәше утта яндырмас

    Бәйрәкә мәктәбенең унынчы сыйныфында укыган Марсель Зариповның күңелендә юрист булу теләге чаткысы кабынып-кабынып алса да, әтисе Мәкмүн ага еллар дәвамында хайваннар дөньясына тудырган мәхәббәт хисе көчлерәк булып чыга.

    Туган авылында 40 ел мал табибы булып эшләгән Мәкмүн агага ияреп Марсель бик еш фермага йөри. Авырган терлекләрне дәвалау серләрен күзәткән малай үзенә шул вакытта ук мал "җене" кагылганын еллар уза-уза гына аңлый. Күпне күргән, күпне кичергән әти кешенең монда роле зур була. Ул һәр гамәле, урынлы итеп әйтелгән киңәш һәм шелтәләре белән үсмер улына сиздерми генә малларга карата мәхәббәт тәрбияли. Марсель Казан ветеринария институтына укырга керә. Беренче курсны тәмамлаган студент армия сафларына алына. Ул армия хезмәте үткән урында этләр асрыйлар, аш бүлмәсе яны хуҗалыгында сыер, дуңгыз кебек мал-туар тоталар. Шул сәбәпле Зариповның хезмәт еллары да ветфельдшерлык эше белән үрелеп уза. Югары белем турында диплом алган егет, стипендиат булып уку сәбәпле, Баулы районының "Коммунизмга" колхозына эшкә кайта. Мөстәкыйль хезмәт юлында беренче һәм төп остазы әтисе булса, малларны дөрес дәвалау, чирләрне алдан кисәтү чараларының серләренә ул янәшәсендә эшләгән тәҗрибәле табиб Рәсим Яббаровтан өйрәнә. Ә менә еллар узган саен ныграк кирәк булган эшне аңлап оештыру, хезмәткә дөрес якын килә белү сыйфатларын ул авыл хуҗалыгы тармагында "утны, суны" күп кичкән Сирин Галиевтан үзләштерә. 1991 елда Ютазы районы оешып, районның баш ветеринария табибы булып билгеләнеп, әлеге юнәлештә 10 ел эшләү дәверендә дә, Димтамак авылында урнашкан хуҗалыкта мал табибы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш зоотехник булып хезмәт куйган чорда да әлеге остазларының "эш арасында" гына әйтелгән киңәшләрен ул бик еш күңелендә яңарта. Малчылыкка ике дистәдән артык ел табынган Зарипов бүген район авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек итә. Әлеге ифрат та җаваплы эшкә алынганнан соң югалып калган, җаваплы карарлар кабул итәргә кирәк булган чакларда ул 90нчы елларда әлеге тармак белән җитәкчелек иткән Тәлгать Рәфыйковның, соңгы елларда иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәше Атлас Гайнетдиновның тәҗрибәсен күз алдыннан үткәрә. - Һәр чорның үз авырлыклары бар, әлбәттә. Әмма 90нчы елларда җитәкчелек итү белән чагыштырганда, бүгенге көндә идарә итү күпкә катлаулырак. Элек авыл хуҗалыгы тармагы колхоз һәм совхозлар белән чикләнсә, бүген милек формаларының төрлелеге нык артты, элек идарә начальнигы җәмәгать көтүе өчен генә җавап тотса, хәзер ул бөтен авылны контрольдә тота... Гомумән, иҗтимагый строй, шуның белән бергә экономика, кешенең менталитеты нык үзгәрде. Россия авыл хуҗалыгы тармагының Бөтендөнья сәүдә берләшмәсенә кушылуы да җитештерүчегә киеренкелек өстәде, нигездә, базарда көндәшлеккә сәләтлелекне үстерү таләбен кабыргасы белән куйды, - дип үз фикерләре белән уртаклаша Зарипов. Үз алдына куелган бурычларын үтәүдә ул беренче чиратта шәхси тәҗрибәсенә таянса, артында торган ышанычлы командасы да бердәм булып эшләүдә зур инану уята. Гаиләсе терәк һәм таяныч. Инде олыгаеп килүләренә карамастан, әле дә булса мал-туар асрап яшәүче әти-әнисе инде ир уртасы булып өлгергән уллары өчен җан атып яши, аның борчуларын үз итә, шатлыкларын уртаклаша. Күптән түгел Марсель Зариповка тормыш вакыйгасы белән бәйләп тапшырылган республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының мактау грамоталарын да алар шәхси бүләкләре кебек бәхетле күз яшьләре белән кабул иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: