Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Авыл рухы кешеләр йөрәгендә яши

    Июньнең соңгы көнендә Яңа Юл авылы умарталыгында (инде авыл юк) аңа нигез салуга 85 ел тулу уңаеннан анда элек яшәгән кешеләр очрашты.

    Район картасында әлеге авыл инде ярты гасырдан артык юк. Татарстан Республикасы Милли архивы мәгълүматлары буенча, Бәйрәкә авыл советының Яңа Юл авылы 1986 елның 16 октябрендә исәптән алынган. Әмма башта тарихка әйләнеп кайтыйк...
    Берничә ел элек районның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасының элекке начальнигы Гөлнур Кәтиева (аның әти-әнисе тумышы белән Яңа Юл авылыннан) авыл буенча сорауны республика архивына җибәргән. Аннан алынган мәгълүматлар буенча, Яңа Юл 1927 елда Бөгелмә кантонының Бәйрәкә волосте бистәсе буларак барлыкка килгән, ул Бәйрәкә авылыннан төньяк-көнчыгышка өч чакрымга таба урнашкан, бистә 81 йорттан, 479 яшәүчедән торган, аның 1337 гектар җире, машина ширкәте булган.
    Гамәлдә булган вакытта әлеге зур булмаган торак пункт берникадәр вакыт Бәйрәкәтамак авыл советы составында булган. Төрле елларда "Яңа Юл" колхозы белән Вәлиев, Рахманов, Зарипов, Саматов, М. Абдуллин идарә иткәннәр. Шул ук архив мәгълүматлары әлеге хуҗалыкның көнкүрешенә ачыклык кертә. Зур булмаган колхоз яшелчәлек, кошчылык, дуңгызчылык, сарык үрчетү, умартачылык һәм башка эшчәнлек белән шөгыльләнә. 1940 елда юл бригадиры һәм ремонтчы И. Зарипов юл төзелешендә яхшы эше өчен бүләкләнгән. Терлекчелекне үстерү буенча дәүләт планын арттырып үтәү, сөт-товар фермаларының яхшы хәле, янгынга каршы саклыкны яхшы оештырган өчен колхозга ташламалар бирелә. Колхозда янгынны сүндергәндә уяулык һәм батырлык күрсәткәне өчен колхозчы Хафизова бүләкләнгән.
    Беренче сугыш елында колхоз бюджетының керем һәм чыгым өлешләре 110 процентка үтәлә. Колхозның 85 эш аты була, планга ярашлы рәвештә, ул 45 гектар борчак, 20 гектар ясмык, 25 гектар карабодай чәчә. 1942 елда колхозның 132 аты, 125 баш мөгезле эре терлеге, шул исәптән 40 сыеры, 390 баш сарыгы һәм кәҗәсе, 35 дуңгызы, 350 йомырка салучы тавыгы, 33 умартасы була. 1944 елда бистәдә 94 йорт була, 373 кеше яши. 1956 ел ахырында колхозчылар киләсе елда җирнең һәр 100 гектарына 30 центнердан ким булмаган күләмдә ит (шуның яртысын дуңгыз ите тәшкил итәргә тиеш була) бирү турындагы социаль бурычны кабул итәләр һәм инде ел башында хөкүмәткә 54 центнер дуңгыз ите тапшыралар, ә тагын 50 терлек исә симертүдә кала. 1956-1957 елларда ирешкән уңышлары өчен Мәрфуга Абдуллина Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәз-мәсенең алтын медале белән билгеләнеп, тегү машинасы белән бү-ләкләнгән. Савымчы С. Җиһаншина, Р. Зәйнуллина, А. Гыймаева, Гарифуллина шулай ук зур күләмдә сөт савып алуга ирешә. Депутатларның район башкарма комитеты советы һәм КПСС райкомы карары белән хө-күмәткә сөтне тапшыру буенча социалистик ярышта колхоз рәисе М. Абдуллин һәм башлангыч оешма рәисе А. Шәрифуллин район Мактау тактасына куелалар. ВЛКСМның кырык еллыгы белән бәйле рәвештә, 1958 елда кошларны караучы алдынгы Рәзинә Зәйнуллина ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Шул ук елны савымчы Галләмова һәр сыердан 714 литр сөт сава. Әлеге тарихи фактлар яңаюлчыларның эш сөючәнлекләрен һәм тупланганлыкларын исбатлаучы дәлил булып тора. Быелгы очрашуны оештыручы "Бетон+" ҖЧҖда эшләүче Зөлфия Кәшәпова (кыз вакытында Галләмова) мәгълүматлары буенча, аңа балачакта әлеге авылда үзенең әби-бабасында еш булырга туры килә. Аның хәтерендә яңаюлчылар хезмәт сөючән, эшчән булып калган.

    Беренче тапкыр яңаюлчылар авылның сиксән еллыгына бергә җыела. Гөлнур Кәтиева һәм аның әтисе Фазыйл ага Зәйнуллин авылдашларның очрашуларын оештыру идеясе белән чыгалар. Очрашуга 120гә якын кеше җыела. Яңаюлчылар туган авылларының басу капкасы янында җыелып, якында гына урнашкан туганнары җирләнгән зиратка баралар, фани дөньядан киткәннәр өчен дога кылырга дип мулланы чакыралар. Быел һава торышы тудырган уңайсызлыклар аркасында билгеләнгән очрашу иң соңгы минутларда киләсе атнага күчерелде. Авыл зур юлдан читтә урнашкан, шуңа күрә көчле яңгырлардан соң аңа кадәр барып җитү читенрәк. Күрәсең, шуңадыр, биш ел элек булган очрашу белән чагыштырганда, бу юлы кешеләр азрак иде. Кемдер, туган ягыннан ерак яшәү, беренче тапкыр планлаштырылган көнгә килү сәбәпле, киләсе атнаны яңадан килә алмаган. Яңаюлчылар арасында Ижауда, Уфада һәм илнең башка торак пунктларында яшәүчеләр бар. Быелгы очрашуга Мәскәүдә, Якутиядә торучы яңаюлчылар да кайткан.
    Быел очрашуны элекке урында уздыру мөмкин булмады, чөнки ул сөрдерелеп чәчелгән, бу җыелучыларның кәефләрен бераз кырды. Әмма элекке умарталык янындагы күркәм табигать әлеге хисне юып төшерде. Аланчыкта урнашкан яңаюлчыларны Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Рәис Габдрахманов, элек авылда яшәгән Фазыйл Зәйнуллин, КПССның ҮК бер съезды делегаты Орден Габидуллин һәм башка авылдашлар сәламләде. Алар үз истәлекләре белән уртаклаштылар, җыелганнарга имин тормыш теләделәр. Рәисә Гыйльметдинова туган авылы турында шигырьләр укыды. Очрашуны оештыру дәвамында Зөлфия Мәгъсүм кызы даими рәвештә Фазыйл ага, Гөлнур Фазыйл кызы белән киңәшләште. Алар апалары Земфира һәм Зиләрә белән бергә барысын да нечкәлекләренә кадәр уйлап оештырганнар: сәламләү плакатларын әзерләгәннәр, авыл күренеше төшерелгән магнитларга заказ биргәннәр, коллектив белән башкару өчен җырлар җыентыгына кадәр бастырганнар. Авыл җирлеге биргән акчаларга алар авыл яшьтәшләренә, юбилярларга, кунакларга бүләкләр, уеннарда катнашучылар өчен призлар, азык-төлек сатып алганнар. Учактагы зур өч казанда берничә хатын-кыз белән бергә Гөлнур Кәтиева бөтен кешеләр өчен төшке аш әзерләде, чәй пешерде. Кешеләрдә шулай ук азык-төлекне мөстәкыйль рәвештә сатып алу мөмкинлеге булды. Моның өчен күчмә сәүдә белән Лира Зарипова чакырылган. Ташкичү авылында яшәп, шәфкать туташы булып эшләгән Наилә Абдуллина үз өстенә алып баручы ролен алды. Ул оештырган күңелле уеннарда катнашудан хәтта әбиләр дә баш тарта алмады. Алар, авырулары һәм өлкән яшьләре турында онытып, зур дәрт белән бау тарттылар, капчыклар киеп йөгерделәр. Ахырда авылдашлар баянчы Фикърәт Гыйз-зәтуллин уйнавына кушылып рәхәтләнеп җырладылар. Сүз уңаенда, аның репертуарында үзе язган туган авыл турындагы җыр бар. Шунысы куаныч, очрашуга өлкән буын вәкилләре генә түгел, шулай ук аларның балалары һәм оныклары килде. "Нәкъ менә буыннарны берләштерү, аларда, истәлек формасында гына булса да, кече ватан белән элемтәне саклау теләге мине әлеге очрашуны оештыруга этәрде", - диде Зөлфия Мәгъсүм кызы.
    Очрашу барышында Фазыйл ага кайчандыр үзе дә өлкән авылдашларыннан ишеткән авылның килеп чыгу тарихы белән уртаклашты. Авыл Чәкән авылына алып барган юлда урнашкан, әмма башта анда таба юл азрак кырыйда булган. Әлеге урында төпләнә башлап, кешеләр авыл уртасыннан юл салганнар. Яңа Юл аңа исемне биргән дә. Авыл, юкка чыкканчы, алты дистә елга якын яши. Әмма ул - яңа юл, якында гына урнашкан һәм күптән түгел ремонтланган Екатерина күпере, һәрбер яңаюлчы җанына якын булган чишмә, авыл халкы әле дә чисталыкта тоткан авыл зираты, кешеләргә үз тамырларын онытырга ирек бирмәгән туганнары белән бергә Зөлфия Кәшәпова һәм Гөлнур Кәтиева кебек кешеләр булганда авыл тарихы яшәячәк. Башка җирдә торуларына карамастан, күпчелек яңаюлчылар очрашуда үзләренең төш-ләренә аларны бәхетле балачакка алып кайткан кече ватаннары кергәнлеге турында сөйләп уздылар. Алар туган авылларын онытмаганнары өчен, туган авыл, рәхмәтле әби-бабайлар рухы аларга рәхмәт әйтәдер, күрәсең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: