Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • “Бала – төп пассажир!” декаднигында ЮХИДИның хезмәткәрләре тарафыннан бик күп кагыйдәләр бозучы ачыклана

    Балалар юл-транспорт травматизмы безнең җәмгыятькә зур зыян сала. Әти-әниләр - балаларын, дәүләт үз гражданнарын югалта. Статистикага ярашлы, 16 яшькә кадәр балалар катнашындагы барлык юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килә. Һәр дүртенче юл-транспорт вакыйгасында зыян күргән балалар аларны беркеткеч җайланмалардан башка булган.

    "Игътибар - балалар" профилактик чарасы кысаларында 15 майдан 25 майга кадәр "Бала - төп пассажир!" декаднигы оештырылды. Бу ун көн эчендә ЮХИДИның Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларны беркеткеч җайланмалардан башка автомобиль йөрткән 12 кеше ачыклана, 72 транспортчы автомобильльренең куркынычсызлык каешларын каптырмаган, ике йөртүче җәяүлеләр аркылы чыгу юлында җәяүлеләргә өстенлек бирмәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: