Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар өчен танып - белү сәгате

    Бүген район мәдәният йортында Изге Никольский чиркәве рухание Роман атакай катнашында балалар өчен Изге Христосның якты бәйрәменә багышланган мәгълүмати-танып-белү сәгате узды.

    Балалар игътибарына бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында видеоролик тәкъдим ителде, район мәдәният йорты артистлары керәшен сочельнигы белән бәйле халык сынамышлары, ышанычлары турында сөйләделәр, табышмаклар әйтелде. Роман атакай балаларга үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Балалар район мәдәният йорты артистлары белән берлектә кабызылган шәм астында иң матур теләкләрен әйттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: