Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар иҗаты үзәге Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көненә чаралар уздырды

    Балалар иҗаты үзәге, Балалар район думасы белән берлектә, 16 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көненә багышланган кайбер чаралар әзерләде.

    Район мәдәният йорты мәйданында үткәрелгән акциягә балалар һәм үсмерләр чакырылган иде, чөнки статистика буенча ешрак нәкъ менә алар авариягә эләгә. Тормышлары ярты юлда өзелгән туганнарын, якыннарын, дусларын искә төшерделәр. Җыелучылар алдында Балалар район думасы рәисе Ильянора Гыйлаҗева, аның урынбасары Полина Сухоносова, депутатлар Альбина Мөкъсинова һәм Карина Ганиева чыгыш ясадылар. Автомобиль йөртүче таныклыгын алганда җаваплылык хисе, руль артында игътибарлы булу, юлда бер-береңне ихтирам итү турында чакырулар яңгырады. Акциядә катнашучылар автоаварияләрдә һәлак булучыларны бер минутка тын калып искә алдылар.

    Ел саен дөньяда юл-транспорт вакыйгаларында 1 300 кеше һәлак була. Бу Казан кебек зур шәһәр халкы дигән сүз. Юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көнендә кешеләр үзләренең һәлак булган танышларын хәтергә төшерә, аларның исән туганнарының кайгыларын уртаклаша, булышырга тырыша. Моны гадәти тормышта да эшләп булыр кебек иде, әмма кешеләр еш кына көндәлек ыгы-зыгыда юллардагы һәлакәтләргә битараф кала. Әлеге дата - кайгы көне генә түгел, кешеләрнең юлларда үзләрен дөрес тотмау нәтиҗәсен аңлаулары көненә дә әверелергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: