Балалар иҗаты үзәгендә Әниләр көненә багышланган концерт-күңел ачу бәйрәм программасы булып узды.
Үзәктә тәрбияләнүче балалар үзләренең яраткан әниләренә җылы сүзләр, тәбрикләүләр һәм, әлбәттә инде, шаян җырлар, күңелле биюләр бүләк иттеләр. Шатлык, елмаю, көлке - бәйрәм шушы атрибутлар белән тулыландырылган иде һәм шуңа күрә бәйрәмгә килгән беркем дә битараф калмады.