Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балалар район думасы сафларына яңа әгъзалар кабул иттеләр

    Кураторлары Алсу Галиева башлангычында эшләүче Балалар район думасы утырышында аның сафларына яңа әгъзалар кабул иттеләр - коллективка тагын 19 кеше өстәлде.

    Моңа кадәр үз эшен күрсәтеп өлгергән Балалар район думасы составы үзенә алмашка килгән үсмерләргә яшел төстәге галстуклар һәм значоклар тапшырды. Дума утырышы эшендә катнашкан район башлыгы Рөстәм Нуриев, яшь җәмәгатьчеләргә җылы теләкләр әйтеп, зур булмаган бүләкләр таратты. Хәер, әлеге "багышлау" процедурасы чара ахырында узды. Башта исә "карт гвардия" бүгенге көннең актуаль сорауларын күтәрде. Мәгълүмат слайдлар белән аралаштырылган иде һәм ул җыелучыларга күрсәтмә материал буларак тәкъдим ителде. Мисал өчен, "тәҗрибәле парламентарийлар" "Топольки" балалар мәйданчыгын төзекләндерүгә, Урыссу балалар паркында яктырткычлар куюга, андагы искергән җайланмаларны алыштыруга, шулай ук биредә чәчәк түтәлләре ясауга һәм бәдрәф булдыруга игътибар юнәлттеләр. Район башлыгы сорауларны язып алды.

    - Киләсе ел планнарында - балалар мәйданчыкларына бер миллион сум бәясенә җайланмалар сатып алу. 2019 ел ахырына әлеге мәсьәлә хәл ителеп бетәр дип уйлыйм - бу чарага биш-алты миллион сум тирәсе юнәлтү күздә тотыла, - дип билгеләп үтте Нуриев, кыскача районның социаль-икътисади үсешенә тукталып.

    Балалар район думасы шулай ук, бу закончалык дәрәҗәсендә тыелган булса да, җәмәгать урыннарында, әйтик балалар паркында, тәмәке тарту проблемасын күтәрде. Урыссулыларның чүп ташучы машиналарны инкяр итеп, чүп тутырылган пакетларны урамга ташлаулары әле һаман актуальлеген югалтмады, дип саный укучылар. Аларның тәкъдиме - төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны фотога төшерү һәм соцчелтәрләргә урнаштыру. Һәм инде яшьләр хыялы - ял сәгатьләрен уздыру өчен зур чыгымнар сорамаган, аны ачуга сарыф ителгән акча тулысы белән каплана торган антикафе ачу. "Карт гвардия"нең чыгышын тыңлап, балалар думасының яңа составы, аның энергиясе һәм оптимизмы белән генә сугарылып калмады, реаль бурычлар куя белүе һәм аларны җирле власть белән бергә хәл итә алуын да үзенә үрнәк итеп алды. Шулай итеп, безнең райондагы яшьләр - "яшел" түгел. Балалар район думасы утырышы эшендә мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Светлана Пройдакова һәм башкалар катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: