Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия 5 баланы махсус учреждениегә урнаштырды

    Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның мәнфәгатьләрен яклау буенча комиссиянең июнь аеда узган чираттагы утырышы биш баланы дәүләтнең махсус учреждениеләренә урнаштыру белән тәмамланды.

    Районның имин булмаганнар исемлеген Бәйрәкәтамак авылындагы Г. гаиләсе инде дистә елга якын тулыландырып тора. Бер сүз белән әйткәндә, балигълык яшенә җитмәгәннәр белән эшләүче комиссия шушы вакыт эчендә бала саны бишкә тулган, инде өлкәннәре башлы-күзле булырга, кечеләре кул арасына керерлек булып үсеп җитәргә өлгергән гаиләне, асылда, әти кешене тәрбияләү, үгетләү, кисәтү белән 10 ел шөгыльләнә. Комиссия әгъзаларының мондый гамәлен "Бөкерене кабер генә төзәтә" дигән мәкаль белән килешәселәре килми дип тә аңлатып булыр иде... Әмма бүре баласын күпме генә бүреккә салма, ул барыбер урманга карый. "Сабантуй хөрмәтеннә бер литр көмешкә эчтем...", дип беркетмәдә акланып язган әти кешене күпме акларга һәм якларга мөмкин?! Даими рәвештә аракы чөмерә, гафу, гарип булуына карамастан, хатынын кыйный, юынырга мунчалары да булмаган сабыйлар, иркәләнеп, назланып туймаслык яшьтә булуларына карамастан, авыл халкына бил бөгә... Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева сүзләренә караганда, балалар тәртипле, эш сөючән. Тик баланың физиологик һәм психологик үсешенә хезмәт кенә тәэсир итми. Аңа тулы кыйммәтле булып үсү өчен элементар гаилә җылысы кирәк. Кечкенәдән яратылып үсмәгән сабый бәхетле була алмый, аңа җәмгыятьтә үз урынын табу авыр бирелә, ә кайвакыт мөмкин дә түгел, дип белдерде психологлар. Әлеге балалар белем ала торган Каразирек мәктәбе укытучылары да аларның язмышы өчен борчылуларын яшереп калмады. Комиссия әгъзалары Г.ны әти-әни булу хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар туплау фикерен күтәреп чыкты.

    Алабакүл авылындагы хәлдән тәмам чәчләрең үрә тора. Яшь гаилә, яшәү өчен торагы бар, барыннан да бигрәк, берсеннән-берсе сөйкемле дүрт бала үсә. Кече кызчыкларына әле нибары 10 ай... Адәм баласына бәхетле булу өчен тагын ни кирәк? С.ларга аракы кирәк! Гаиләдә әти кеше эчсә - ярты бәла, ә инде әни кеше башын эчүгә сала икән, бу инде тулы бәла. Димтамак авыл җирлеге башлыгы Марс Ямалиев чыгышыннан аңлашылганча, бу гаиләдә башлап әни кеше сала башлый һәм парлап башларын эчүгә салган ир белән хатын үз-үзләрен белештерми торган хәлгә җитә. Шаһитлар сүзләре буенча, бу вакытта фатир эче бордельгә әверелә. Өлкән балалар күпчелек вакытларын урамда яисә әбиләре янында уздырса, ун айлык сабый исерек өлкәннәр янында кала... Аракыдан миләре сыекланган бәндәләр әлеге нарасыйны рәнҗетмәс дип кем гарантия бирә ала?! Комиссия әгъзалары утырыш тәмамлану белән Алабакүлгә китте. Дөресен әйтергә кирәк, алар нык нерв киеренклеге белән юлга чыкты. Гадәттә, мондый эш акырыш-бакырыш, елаш-шашыну белән озатыла. Лыч исерек әти кеше өй эчендәге вәзгыятьне, ягъни балаларны алып китүләрен аңламады, әни кеше гомумән шифоньер эченә кереп качты...

    Урыссу бистәсендә гомер кичерүче Х. да алты яшьлек кызыннан колак какты. "Әтинең еллыгы булды, каберен чистарттым, буяуларын яңарттым... һәм шул хөрмәткә бер чәркә аракы эчтем" - беркетмәгә үз тәртибен аңлатып язган хатын өчен һәр якты көннең эчү эчен сәбәп белән тууын комиссия әгъзалары бик яхшы белә. Кечекенә баласы, авыру анасы һәм чираттагы сөяркәсе белән яши торган йортка комиссия әгъзалары рейд белән соңгы тапкыр килеп кергәндә, хатынның тәннәре кара янган, өйдәге тәрәзә пыялалары коелып төшкән була. Күрәсең, өлкәннәр үзара мөнәсәбәт ачыклаган. Идәндә сибелеп ятучы пыяла ватыклары арасында уйнап утыручы кызчыкны күргән белгечләрнең бугазларына төер утыра. Бала йөрүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Наталья Майорова сүзләренә караганда, тәрбиячеләрнең кызчыкны өенә кадәр озатып куйган көннәре еш кабатлана. Бала рольле уеннар ярата. Аеруча ул көнкүреш темасына багышланган уеннарга өстенлек бирә. Шул рәвешле үз гаиләсендә алып җиткермәгән җылылыкны, наз һәм яратуны ул уенчыкларда таба.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: