Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия районның кайбер хатыннарына беркетмә төзеделәр

    Балигъ булмаган балалар эшләре буенча һәм аларның мәнфәгатьләре сагында торучы комиссиянең чираттагы утырышы узган залга беренче "клиент" сыйфатында кәс-кәс басып кергән ханым билләхи модельерны хәтерләтте.

    Нечкә үкчәләр өстендәге зифа буй-сын, соңгы модага ияреп кистерелгән чәч, зәвыклы макияж - яратып һәм яратылып туймаслык яшь хатын... Комиссия рәисе вазифаларын башкаручы Наил Минневәлиев балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия әгъзалары төзегән беркетмәне укый башлагач, Димтамак авылыннан чакыртылган әлеге ханымның чын йөзенең ясалма гүзәллек артына яшерелүенә бер мәл ышанасы килмәде. Ә инде полициянең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Рөстәм Ногманов бу кешенең нинди тормыш алып баруын һәм инде аның күптән имин булмаганнар исемлегендә торуын тасвирлый башлагач, тышкы матурлыкның ялган булуына тагын бер кат ышанмыйча чара калмады. Комиссия беркетмәне аның закон буенча элеккеге иренә дә төзегән булып чыкты. Тик кайчандыр гаилә булып яшәгән хатын белән ир әле дә булса бер-берсеннән башка яши алмый. Аларның икесенә өч бала үсә. Хәер, хатынның беренче никахта туган ике нарасые әбиләргә дә җитә. Аеруча ана кеше башын эчүгә салган вакытларда. Комиссия күзенә дә ул үзенең элеккеге ире - өченче баласының атасы белән дусларының туган көнен "гөрләтеп" үткәргәндә чалынган. Ир белән хатын шул дәрәҗәгә җиткәнче аракы чөмергән ки, алар нәрсә кыланганнарын хәтерләмиләр, алай гына да түгел, баш мие тәмам сыекланган ир-ат комиссия әгъзаларына карата хәтта йодрыкларын уйнатырга да җөрьәт иткән. Сүз уңаеннан, аларның дуслары - комиссия әгъзаларының да "дуслары" булып чыкты.

    Утырышта катнашкан җирлек башлыгы Марс Ямалиев, мәктәп һәм балалар бакчасы вәкилләре, йорттагы чүпне тышка чыгармау максаты беләндерме, белмим, әлеге кешеләрне начар яктан бәялиселәре килмәде. Мәгариф учреждениеләренә балалар чиста өс-баш белән йөри, әти-әниләр взносы буенча бурычлар юк, дип белдерсәләр дә, Наил Минневәлиев авылның иҗтимагый оешма вәкилләренең мондый гаиләләргә карата беренче чиратта уяу булырга тиешлегенә басым ясады. Исерек компанияләргә эләккән балалар арасында җәберләнгән, мыскыл ителгән сабыйлар әллә азмы? Тәрбияләрендә балигълык яшенә җитмәгән өч бала булган әти-әнигә соңгы кисәтү ясалды. Тагын бер шундый күренеш һәм комиссия аларны әти-әни хокукыннан мәхрүм итүне сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк.

    Подгорный бистәсеннән комиссиянең даими "клиентына" әверелгән З. һәм аның балигълык яшенә җитмәгән улы бу юлы утырышта өр-яңа маҗараларга тап булу сәбәпле катнашты. Шактый еллар имин булмаган исемлектә торган малай, тәртибе яхшыру сәбәпле, апрель аеның беренче ун көнлегендә бу "кара" исемлектән төшерелә. Менә сиңа мә! Бер атна да узмый, үсмер караклык юлына баса һәм үзе укый торган мәктәптә икенче бер балага тән җәрәхәте сала. Уку йорты җитәкчелеге сүзләренә караганда, малай тирә-юньдәгеләргә карата бик еш агрессия күрсәтә, соңгы арада дәресләр дә калдыра башлаган. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче бала психикасына даими яшәү урыны булмавы да начар тәэсир итә, дип белдерде белгечләр. Малай яшисе килгән урында ана кешенең торасы килми, чөнки аның шәхси тормышын корасы килә, ә баланың үги ата янәшәсендә буласы килми. Соңгы берничә ел эчендә ана кешенең 10 тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы гына да аның үз баласына тиешле тәрбия биреп җиткермәве турында сөйли. Күз яшьләренә буылган хатын: "Ашарына пешерәм, өс-башын юам...", - дип акланырга тырышты. Тик бит балага, ул нинди яшьтә булуына карамастан, күңел җылысы, аны тыңлый һәм аңлый белүче кеше кирәк.

    "Йөреп кайтасым килде..." - тәкәббер тавыш белән комиссия әгъзаларына җавап биргән малайны, мопедка атланып, Әбсәләм авылында "җил белән узышып" йөргәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Олы кешеләр белән дорфа сөйләшергә ярамавы турында кисәтү ясаган анасы белән дә үсмер тәкәллефләнеп тормады. Тавышына "текәлек" өстәп, аңа каршылык күрсәтте. Ана кеше үз баласын якларга, тәрбияле итеп күрсәтергә тырышса да, малайның мондый тәртибе күп нәрсә турында сөйли.

    Комиссия утырышында Татарстандагы "комендант сәгатен" бозган - 22 сәгатьтән соң урамда йөргән биш үсмер эше тикшерелде. Шуларның дүртесе Урыссу гимназиясендә укый. Балалар тәрбияләнә торган гаиләләр дә, уку йорты биргән характеристикалар да начар түгел. Табигатьтә яз, бар тормыш яңарган һәм яшәргән чорда, үсмер кызлар да ирек романтикасына тартылган, күрәсең... Әмма барлык кылынган җинаятьчелекнең 80 проценты нәкъ менә тәүлекнең шушы чорында кылынуын полиция хезмәткәре Рөстәм Ногманов тагын бер кат әти-әниләрнең исенә төшерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: