Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балигъ булмаганнар өчен – аерым таләпләр

    Балалар юл-транспорт травматизмы безнең җәмгыятькә зур зыян сала. Әти-әниләр - балаларын, дәүләт үз гражданнарын югалта. Статистикага ярашлы, 16 яшькә кадәр балалар катнашындагы барлык юл-транспорт вакыйгаларының өчтән бер өлеше җәйге айларга туры килә.

    1 июльдән юл хәрәкәте кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелә. Бу көннән башлап тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан читтә транспортта йөргәндә яктылык кайтаргыч элементлар йөртү мәҗбүри булачак. Шулай ук җәяүлеләр аркылы чыгу юлыннан велосипедта чыгу тыелачак. Чыгу өчен велосипедчы ике көпчәкле транспортыннан төшәргә һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен каралган таләпләрне үтәргә тиеш булачак. Кагыйдә бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф каралган.

    Тагын бер тапкыр шуны исегезгә төшерәм, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедчылар хәрәкәте тротуарларда һәм җәяүлеләр юлында, шулай ук җәяүлеләр зонасы чикләрендә генә мөмкин. Җиде яшьтән кече велосипедчылар хәрәкәте тротуарларда һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен җәяүлеләр юлларында, шулай ук җәяүлеләр зонасы чикләрендә тормышка ашырылырга тиеш.

    Мопед яки скутер белән идарә итү "М" категорияле транспорт йөртүче таныклыгы (яки башка теләсә нинди ачык категорияле йөртүче таныклыгы) булганда гына мөмкин. Машина йөртүче таныклыгы булмаган йөртүченең транспорт белән идарә иткәне өчен 5 мең сумнан башлап 15 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр кагыйдә бозучы 16 яшькә җитмәгән икән, транспорт чарасы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус тукталышка куела, ә кагыйдә бозучының әти-әнисе административ җаваплылыкка тартыла. Барлык югарыда әйтелгәннәр мотоциклларга һәм квадроциклларга да кагыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, югарыда әйтелгәннәр мотоциклларга һәм квадроциклларга да кагыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, квадроциклларда гомуми файдаланудагы юлларда йөрү тыелган, һәм алар белән идарә итү өчен дә 16 яшькә җиткәч бирелә торган махсус таныклык мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: