Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия каршында спиртлы эчемлекләр татып караган үсмерләр җавап тотты

    Төрлечә өлкәнәергә тырышалар - берәүләр күбрәк белергә һәм булдырырга тырыша, моның өчен тырышып "энә белән кое казый", икенчеләре үзләрендә ялган шатлык өстәүче төрле допингларның тәэсирен тоярга омтыла.

    Балигъ булмаганнар эшләре буенча чираттагы комиссия утырышында 16 яшькә җитмәгән үсмерләрнең спиртлы эчемлекләр татып карау һәм бу эшкә балигъ булмаган иптәшләрен дә җәлеп итү сораулары каралды. Утырышка әти-әниләр теге яки бу сәбәпләр аркасында килмәгән иде. Ә эштә дә, укуда да аерым иҗтиһат күрсәтмәгән үсмерләр комиссия әгъзалары каршында тын гына басып тордылар.

    - Ә син үзеңнең киләчәгеңне ничек күзаллыйсың, мондый "күңелле" мавыгудан тыш, тагын ни белән шөгыльләнергә уйлыйсың? - дигән сорау бирә чакырылган яшүсмергә комиссия утырышында рәислек иткән Наил Миңневәлиев. - Армиягә дә, ә мин чакыру комиссиясендә әгъза булып торам, эленке-салынкы йөрүчеләр кирәкми. Бөтен җирдә дә уйлый, фикер йөртә, үзенең гамәлләре һәм карарлары өчен җавап тота белгән яшьләр кирәк.

    Балигъ булмаганнар алкоголизмының төп куркынычы, диелде утырыш барышында, - "кыздыргыч" эчемлек тәэсире астында хокукка каршы гамәлләр кылу. Димәк яшь кешенең тормышы җинаятьчел юлдан китәргә мөмкин.

    Алкоголь эчемлекләрне татып караган яшь кешеләрдән тыш, ачык кырда квадроциклда йөргән балигъ булмаган үсмернең әтисе дә чакырылган иде. Әлеге үсмер йөртү осталыгына өйрәнүен дә дәвам итәр иде. Әмма аны дәүләт автоинспекциясенең уяу хезмәткәрләре күреп алган. Утырышта, улына техника бүләк иткән атага, әлеге куәте зур булмаса да транспорт чарасы булып торган техника белән идарә итү өчен тиешле документлар кирәк булуын искәрттеләр. Бу, беренчедән, икенчедән, әлеге чара зарарсыз уенчык түгел.

    Барлык чакырылучылар административ җәзага тартылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: