Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Балтачта мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә җирле бюджеттан бүленгән акчалар тиешенчә файдаланмаган

    Балтач районы башлыгы каршында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Советның чираттагы утырышында мәгариф, спорт учреждениеләрендә һәм мәдәният учакларында җирле бюджеттан бүленгән акчаларның тиешле дәрәҗәдә файдаланмавы ачыкланды.

    Сатып алынган товар-продукцияләр планлаштырылганыннан күпкә артып киткән. Шулай ук ит, балык, җиләк-җимеш, яшелчә белән тукландыру рационында да җитешсезлекләр барлыгы күренгән. Шул сәбәпле, ришвәтчелеккә бәйләрлек җирлек бар. Гаебе булган учреждениеләр җаваплылыкка тартылып, штрафлар салынган, дип белдерә Балтач районы басмасы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: