Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бары тик үзеңә ышану вакыты

    Алабакүл - райондагы иң проблемалы бистәләрнең берсе, моны район җитәкчелеге белән тагын бер очрашу раслады. Әмма моңа объектив кына түгел, шулай ук субъектив сәбәпләр дә бар.

    Әлеге зур булмаган бистә инфраструктурасы авыл хуҗалыгыныкына караганда сәнәгатьнеке булып исәпләнә һәм, күрәсең, аның төп проблемаларның берсе шундадыр да. Бистәнең төп һәм бердәнбер предприятиесе - кирпеч заводы эшчәнлегендә җитди өзеклекләр тугач (монда исә алабакуллеләрнең күпчелеге эшләгән булган), алар бөтенләй диярлек акчадан мәхрүм калганнар. Завод берничә тапкыр бер хуҗадан икенчесенә күчкән, әмма "йөк" һаман да элекке урынында. Заводның тотрыклануына ышанычларын югалтып, аның хезмәткәрләре, эш эзләп, кайсы кая киткән. Күпчелеге якында урнашкан, әмма икенче республикага караган Октябрьский шәһәрендә эш тапкан. Билгеле, алар анда рәхәт тормыштан йөрми, һәм, очрашуда яңгыраган фикерләр буенча, туган заводларына кайтуга каршы түгелләр. Район башлыгы урынбасары Р. Хәкимова да предприятиенең чираттагы яңа хуҗасының аны аякка бастыра алуына ышанычын белдерде. Кайчандыр әлеге предприятие бистәнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә күп көч куйган. Ул үзе авыр хәлдә калгач, проблемаларны хәл итү тулаем җирле хакимияткә һәм, әлбәттә, халыкның үзенә калган. Нәкъ менә соңгы факт, күрәсең, алабакүллеләрне бик үк канәгатьләндереп бетермидер, югыйсә, алардан бик аз таләп ителә - йорт янындагы территорияләрне тәртиптә тоту, коймаларны яңарту, малны үз ирегенә куймау, чүп контейнерларына сыек калдыкларны түкмәү һәм, гомумән, теләсә кая чүп ташламау. Димтамак авыл җирлеге башлыгы М. Ямалиев билгеләп узганча, күпчелек очракларда тормыш шартлары кешеләрнең үзләренә бәйләнгән. Үз торак пунктларын төзекләндерү, үзеңне мәшгуль итү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү программаларында катнашу (мәсәлән, аларның күршеләре Димтамак авылы халкы шулай эшли дә) алабакүллеләрнең көчләреннән килә. Соңгы торак пунктта үз районын йорт кошлары һәм азык белән генә тәэмин итеп калмыйча, аны район чигеннән тыш сатучы эшкуарлар да бар. Алабакүллеләрнең тәртиплелеге хакында ишле гаиләлек, законга буйсынучанлык та сөйли. Соңгысын полиция участковые И. Сафин аерым билгеләп узды. Аның үз сүзләре буенча, ул аларга артык игътибар юнәлтми, чөнки моның артык зарурлыгы юк, аңа башка криминальрәк торак пунктларда ихтыяҗ зуррак.
    Үзенең чыгышында ук җирлек башлыгы район халкының карт агачларны кисү, суүткәргеч сузу, шугалак булдыру, урамнарны яктырту, торакны рәсмиләштерү кебек сорауларына җавап бирде. Алабакүллеләр үзләре электр челтәрләрендә киеренкелекнең "сикереше", рейс автобусының булмавы, балалар бакчасы режимының аларның эш вакытлары белән тәңгәл килмәве, барак алдында шакшы сулар чокырының, бистәдә балалар өчен уйнау мәйданчыгының булмавы турында сорауларын күтәрделәр. Аларда коммуналь хезмәтләргә түләү өчен дә дәгъвалар булган. Сорауларның барысы да район җитәкчелеге тарафыннан исәпкә алынды һәм алар алга таба хәл ителәчәк. Аларның кайберләре җитди өйрәнүне һәм бер-береңә юл куеп чишүне таләп итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: