Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Барыбызны берләштергән хоровод

    Узган ялларда районның иҗтимагый оешма вәкилләре "Каравон" рус фольклор бәйрәмендә катнашты.

    Ел саен уза торган тантана быел Лаеш районының Никольск авылында оештырылды.

    - Көн кояшлы, тирә-юньдә мәрхәмәтле, талантлы, шат йөзле кешеләр. Гореф-гадәтләребезнең буыннардан-буыннарга тапшырылуы да сокландыра, - дип билгеләп үтте бәйрәмне ачу тантанасында катнашкан Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов.

    "Каравон" - Татарстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Россиянең башка бик күп төбәкләреннән килгән 160 җыр коллективын бер түгәрәккә туплады. Фестивальдә катнашучылар кунакларга үзләренең дәртле җырларын, сокландыргыч биюләрен, сәхнәләштерелгән Идел буе православие йолаларын тәкъдим итте. Теләге булган һәркем борынгы һөнәрләр буенча мастер-классларда, рус халык уеннарында һәм күңел ачуларда, бәйге һәм викториналарда катнаша алды. Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Надежда Кадышева һәм "Золотое кольцо" ансамбле чыгышы - бәйрәмнең төп вакыйгасы,0 матур бизәге булды. "Каравон" һәркемгә күп көннәргә җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте.

    Сүз уңаеннан

    Каравон - рус хороводының борынгы бер төре. Безнең республика авылларында, Николай Чудотворец бәйрәмен тулыландырып, XVI гасырдан башлап бәйрәм ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: