Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Барыгызны да Сабан туена чакырабыз

    Районда яшәүчеләр һәм кунаклар 7 июньдә ел саен уздырыла торган Сабан туе бәйрәменә чакырыла. Ул язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан Какылы Күл авылы янындагы традицион мәйданда үткәрелә. Быел ул безне кайбер яңалыклар белән дә куандырачак. Бәйрәм программасы түбәндәгечә: - 9 сәгатьтә - чатырларны карап узу, сөрән җыю; - 9 сәгать...

    Районда яшәүчеләр һәм кунаклар 7 июньдә ел саен уздырыла торган Сабан туе бәйрәменә чакырыла. Ул язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан Какылы Күл авылы янындагы традицион мәйданда үткәрелә.


    Быел ул безне кайбер яңалыклар белән дә куандырачак. Бәйрәм программасы түбәндәгечә:

    - 9 сәгатьтә - чатырларны карап узу, сөрән җыю;

    - 9 сәгать 15 минутта - кагыйдәләрсез көрәш;

    - 10 сәгатьтә - бәйрәмне ачу, "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле композициясе;

    - 10 сәгать 30 минутта - кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы;

    - 11 сәгать 05 минутта - очкыч виражы;

    - 11 сәгать 10 минутта - "тройкалар" бәйгесе;

    - 11 сәгать 25 минутта - милли көрәш;

    - 11 сәгать 35 минутта - спорт ярышлары, уеннар, конкурслар старт ала, гигант сабын күбекләре тамашасы;

    - 11 сәгать 55 минутта - Татарстан Республикасының халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов концерты;

    - 12 сәгатьтә - кече сәхнәдә җыр бәйгесе;

    - 13 сәгатьтә - ат чабышлары;

    - 14 сәгать 30 минутта - абсолют батырны, спорт ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү;

    - 15 сәгатьтә - бәйрәмне ябу.

    Мәйданга рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: