Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бөек Ватан сугышында катнашкан якташның җәсәде Алабуга районына күчереп җирләнде

    Бөек Ватан сугышында катнашкан Галим Гатин җәсәден Алабуга районының Татар Дөмдөме авылы зиратына күчереп җирләделәр. Эзтабарлар солдатны Псков өлкәсе янында тапканнар, медальоны ярдәмендә таныганнар.

    Татар Дөмдөме авылында яшәүче Галим Гатин сугышның беренче көннәрендә, 25 июньдә үк фронтка алына. Псков өлкәсе янындагы сугышларда катнаша. Алабуга хәрби комиссары сүзләренчә, аның белән элемтә 1941 елның 25 сентябрендә өзелә, бу көнне ул һәлак була. Үлү турындагы хәбәр килгән вакытта сугышчының кызы Рәмзиягә нибары 5 яшь кенә була, әмма аның балачак хатирәсе әле дә онытылмаган.

    "Әтине фронтка алдылар һәм аңардан бернинди хәбәр дә булмады. Күпмедер вакыттан ниндидер кәгазь килде. Әнием һәм аның апасы бертуктамый елый башладылар. Мин алардан ник елыйсыз, дип сорадым. Әнием әйтә, кызым, син кечкенә әле, үскәч аңларсың, ди. Алар елады, мин дә аларга кушылдым", - дип искә ала Рәмзия Сабирова.

    Галим Гатин хәбәрсез югалгач, хатыны Мәрзия кайгыдан үзенә урын таба алмаган. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ирен көткән, бердәнбер кызын ялгызы тәрбияләгән.

    Галим Гатинны соңгы юлга мөселман гореф-гадәтләре буенча озаттылар. Ул хатыны янына җирләнде.

    http://tat.tatar-inform.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: