Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бер тәмамланмаган җинаять тарихы

    ТР Ютазы районында эчке эшләр министрлыгы бүлеге идарәсе егерме өч яшьлек урыссулы Ринат Латыйповка рәхмәт хаты тапшырды.

    Район хокук саклау органнарының егерме еллык тарихында моңарчы булмаган вакыйга теркәлде. Бурычлары гражданнарның мәнфәгатьләрен һәм тормышларын саклау булган органнарның рәхмәтен һәм ихтирамын яулар өчен кеше аларның куркыныч һәм авыр эшләренә тиң булган гамәл кылырга тиеш. Ринат эшчәнлеге буенча хокук саклау эшеннән ерак - ул "Урыссу-Водоканал" ААҖ насос станциясе машинисты. Әмма гражданлык позициясе актив һәм иманлы кеше буларак, үз тормышына куркыныч янавы турында уйламыйча, ул җинаятьче юлына аркылы төшә.
    Әлеге чак кына фаҗига белән тәмамланмаган хәл турында район халкы, мөгаен, инде күп ишеткәндер. Ринатның үз сүзләренә караганда, ул әти-әнисендә авылда була (зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләре буенча, аларның исемнәре һәм вакыйга урыны күрсәтелми), инде өенә Урыссу бистәсенә кайтырга ниятли һәм ишегалдына чыга. Кич, эңгер-меңгер вакыт була. Өй яныннан, үкси торган җиде яшьләр чамасы кызны кулларына тоткан урта яшьләрдәге ир басуга таба узып китә. Ул вакытта Ринат әлеге кешеләрнең бер-берсе өчен бөтенләй ят булганнары турында уена да кертми. Егет, үги ата кеше үги кызын алып бара дип уйлый, шуңа да карамастан, ике фактор - елый торган бала һәм вакытның соң булуы аның җанында нәрсәнеңдер яман булуы турында шомлы уйлар тудыра. Ул, автомобилен кабызып, әлеге пар артыннан китә. Машинаны ерактан күреп, ир-ат икенче якка борыла, бу Ринатны тагын да ныграк борчый.
    Ул вакытка караңгы инде төшеп беткән була. Тирә-якта - дөм караңгы. Эчтә - түзә алмаслык борчу, өйгә кайту турында уйлары таралган Ринат, машинасыннан чыгып, җәяү китә. Якында гына елга ага. Берникадәр вакыттан соң яр кырыенда тавышлар ишетелә башлый. Ринат шул якка китә. Кечкенә тау битендә ул башта аерым ачык булмаган яткан бер шәүлә, аннан соң аның янында - икенчесен күрә. Караңгылык сәбәпле, аларның никадәр шәрә булганын Ринат шәйләми. Ринатның ирдән аның анда бала белән нишләве соравына таныш булмаган зат болай дип җавап бирә: "Барысы да әйбәт, китүеңне кара". Әмма шулчак кыз ярдәм итү турында ялвара. Ир үзенекендә торуын дәвам итә: "Кит, кит. Бу минем кызым, мин нишләвемне беләм". Ләкин кыз, бу аның атасы булуын кире кага һәм аның алдавы турында әйтә. Ринат, яманлыкны сизеп, ирнең кызмача да булганын күреп, бу урыннан китми. Шул вакытта әлеге чит кеше: "Алып кит!" - сүзләре белән кызны кулларыннан ычкындыра, кыз торып баса һәм авыл ягына йөгерә башлый. Ринат бу ирдән аның кем икәнлеге турында сорый. Тегесе үзенең мондагы кеше түгеллеген һәм авылда кунакта булуын әйтә. Аны калдырып, Ринат аның һәм ят ир арасында нәрсә булганын сораштырырга ниятләп, кыз артыннан ташлана, әмма аны күздән югалта. Ул баланы куып җитәргә тырышкан арада, ир качарга өлгерә. Өйгә кайткач, Ринат булган вакыйгалар турында хокук саклау органнарына хәбәр итә. Килеп җиткән полиция наряды җинаятьченең фотороботын төзеп, авыл өйләренә обход ясый һәм җинаятьчене кулга ала.
    Кызның аңлатулары буенча, ул дус кызы яныннан өенә кайтып килгән була. Юлында кыз янына ир килеп, нәрсә өчен икәнен аңлатмыйча, акча тәкъдим итә. Кыз баш тарта һәм юлын дәвам итә. Шуннан соң ир аны күтәреп басуга алып китә. Кыз елый башлый. Елга янында ир курткасын җәя һәм кызга ятарга куша. Кыз боерыкны кире каккач, ул аңа әти-әнисен үтерү белән яный. Алар янына Ринат килеп җиткәндә, ир кызның чалбарын һәм эчке киемен салдырган була инде, әмма үзе чишенергә өлгерми әле. Олылар сөйләшкән арада ул торып баса һәм өенә йөгереп китә.
    Тикшерү барышында җинаятьченең шәхесе билгеләнгән. Ул - кырык яшьлек уфалы С. булып чыккан. Аңа балигъ булмаган баланы көчләргә тырышу буенча гаепләү белдерелгән. Әлеге гражданин кулга алыныр алдыннан шулай ук Башкортстан Республикасы территориясендә караклык кылган. Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районындагы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Гарифуллинның сүзләренә караганда, Ринат Латыйпов әлеге вакыйгада катнашмаган булса, җинаятьне ачу чиктән тыш авыр булыр иде. Баланы үтерү (аны мәсхәрәләп, җинаять эзләрен яшерер өчен гәүдәсен елгага ташлау) мөмкинлеген дә исәптән чыгарырга ярамый, дип аңлата ул. Югалган баланы эзләү һәм аның үлү сәбәпләрен ачыклау вакыты эчендә җинаятьче җиңел генә качып китә алган булыр иде.
    Әлеге вакыйгада, Айрат Тәлгать улы фикере буенча, иң беренче чиратта, Ринатның дингә мөнә-сәбәте белән формалашкан югары әхлакый принциплары үз ролен уйный. Диндә, дип саный ул, ни генә сөйләмәсеннәр, начарлык юк. Иманлы кешеләр рухи кыйммәтләрне югары бәялиләр, алар тирә-яктагы вакыйгаларга ваемсыз түгелләр. Ринат та битараф калмаган. Ул күңеленә кергән шикләрне тикшерүне үзенә бурыч итеп куйган, әлеге юл буенча ахырына кадәр барган, шуның белән ул җинаять кылынуга юл куймаган.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: