Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Без булдыра алганча яшәдек

    Безнең илебез юбилей датасы - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Редакция дә бу датага багышлап, югарыда күрсәтелгән рубрика астында материаллар бастыра башлый. Бу сугыш еллары балаларының, элекке фронтовикларның, сугыш ветераннарының төрле хатирәләре.

    Газета укучыларга ачлыкта һәм мохтаҗлыкта үткән балачагы турында Ютазы авылыннан Наҗия апа Фәрхетдинова бәян итә.

    "Без Хөррият авылында яши идек. Сугыш башланганда, миңа ун яшь, икенче сыйныфта укый идем. Безнең ун балалы гаилә - җиде малай һәм өч кыз дүрт тәрәзәле һәм салам түбәле бер бүлмәле өйдә гомер кичерде. Без түбәне кышын бозау, сарык бәрәннәре, тавыклар, үрдәкләр, казлар белән уртаклаштык. Көнгә берничә тапкыр өйгә бозауны, бәрәннәрне имезү һәм сыерга кайнар башак бирү өчен сыерны һәм сарыкларны өйгә алып керә идек.

    Ул вакытта мунчасы булган йорт - хәлле гаилә саналды, алар авылда берничә генә иде. Шуңа күрә авыл халкы күршеләребездә мунча ягу өчен чират ала иде. Шулай чиратлап юындык. Җәен бала-чага ишегалдындагы үләндә йоклады. Ишекләр һәм тәрәзәләр тәүлек дәвамында ачык торды. Караклардан курыкмадык - алар юк иде. Кешеләрдә урлар әйбер дә юк булмады инде - барысы да тигез шартларда яшәде.

    Без һәрвакыттагыча ишегалдында йоклый идек. Иртә таңнан, яктырмаган да иде әле, безне әти уята башлады: "Балалар, торыгыз, кинегез. Сугыш башланган!" Аның бу турыда ничек белгәнлеген бүгенге көнгә кадәр төшенә алмыйм. Ул вакытта бит әле телефоннар да, радиолар да юк иде.

    Ирләргә повесткалар килә башлады. Аны безнең гаилә дә алды. Фронтка, әтиебез, шулай ук 19 һәм 17 яшьлек абыйларым китте. Әни барысы да мәктәп яшендә булган сигез бала белән ялгыз калды. Өйдәге һәм колхоздагы бөтен эшнең балалар иңенә төшүе турында сөйләп тә торасы юк. Кыш буе гаиләләрдә солыны солычасыннан чистарттылар. Ә бу четерекле,игътибар таләп итә торган хезмәт. Балалар мәктәптән йөгереп кайта иде дә, тиз генә "сортировка"га утыра иде. Өй эшләрен төнлә, керосин лампасы уты астында башкардык. Ә керосин алтын бәрабәренә иде. Ул бетсә, озын чыралар кисә һәм аларны сәкегә беркетә идек, шулай итеп чыра яктысында дәрес хәзерләдек.

    Дәфтәрләр юк иде. Алар тыныч тормышта да җитешмәде. Шуңа күрә иске китаплардагы юллар арасына яздык. Дәфтәрләр генә түгел, карага да кытлык иде. Әмма фәкыйрь кеше уйлап табаргга оста була: мич эче стеналарына утырган корымны кырып алып, аны суга бутадык, нечкә чыбыкка җеп белән "перо"ны беркетә идек һәм ручка ясый идек.

    Безнең авылда мәктәп юк иде. Без дүрт чакрым ераклыктагы Бәйрәкәгә җәяү йөрдек. Һәр көн иртән таңнан торып, ярым ялангач мәктәпкә китә идек. Аякларда һәрвакыт - чабата, өстә сәләмә кием булды. Җәйге каникулларны колхоз балалардан да артыграк көтте: өстәмә эшче куллар. Эшне күп кенә дип әйтү аз иде. Балалар көтү дә көтте, фермада, басуда, ындыр табагында да эшләде. Гамәлдә бөтен эш балалар тарафыннан башкарылды. Моннан тыш безгә носки-бияләй, тәмәке янчыклары бәйләргә туры килде. Бөтен бәрәңгене пешереп, кабыгыннан чистарта, түгәрәләп кисә, киптерә идек тә, фронтка җибәрә идек. Аны һәм үзебезгә ризыкны пешерергә шартлар юк иде. Ни дә булса пешерү өчен мичкә ягарга кирәк, аның өчен утын юк. Балалар шомлы урманга кышын - чаналар, җәен арба тартып, чыбык-чабык артыннан юнәлә. Урманчыга эләксәң, бетте баш! Балта белән чанаңны яки арбаңны тураклый, коры-сарыңны алып кала.

    "Похоронка"лар килә башлады. Алар безнең гаиләне дә урап узмады: ике абыем да һәлак булды, апамның ире хәбәрсез югалды. Җизнидән соңгы хат Суслонгердан килде.(Белешмә өчен: Суслонгер - Марий Эл республикасы Звениговский районындагы шәһәр тибындагы бистә. Бөек Ватан сугышы елларында биредә Суслонгер өйрәтү лагере урнашкан булган. Ул җинаятьчел рәвештә туклану продуктлары сатып яткан ваемсыз җитәкчелеге булу белән билгеле. Моның нәтиҗәсендә лагерьдагы шартлар чиктән тыш авырлашкан). Апамның ире үзләрен Сталинградка җибәрергә әзерләнүләре турында язган, акча сораган иде. Ул хат әле шушы көнгә кадәр бездә саклана. Бераз вакыт узганнан соң, әти кайтты. Аңа бронь биргәннәр, ул шахтада эшләгән булып чыкты.

    Басу эшләре әле һаман хәтердә. Балалар әниләре белән беррәттән чәчүлекләрне утады, урак чорында көлтә бәйләде. Басу читендәге арбаларда, агач кабыгыннан ясалган бәллүләрдә яки хәтта җирдә генә дә, аларның яңа туган балалары ята иде. Нарасыйларга имезлек урынына ипи йомшагын чәйнәп, чүпрәккә урап каптыралар иде. Аларның битләрен чебен баса иде. Ә без, зуррак балалар, тырма белән ашлык урылган җирдән башаклар җыя идек. Колхоз рәисе килә иде дә, басуны квадратларга бүлә, фуражкасын ыргыта иде. Баш киеме кайда төшсә, шунда юнәлә. Квадратта бер генә башак тапса да, участокны яңадан тырмаларга мәҗбүр итә иде. Көн кичкә авышканда, аяклар канга батып сыдырылган, шешкән була торган иде. Аякларыбыз авыртудан төн буена күз дә йома алмый торган идек. Һәм даими тамак туймау халәте. Бәйрәкә мәктәбе янында балалар йорты урнашкан иде. Аның ихатасы буенда чүп багы бар иде. Анда бәрәңге кабыклары һәм кәбестә яфраклары ташлыйлар. Без аларны эзләп ала һәм ашый идек.

    Минем балачагым шулай узды. 1952 елда мин кияүгә чыктым, никах, туй булды. Туйда туганнар безгә бер исле сабын һәм чигелгән кулъяулык бүләк иттеләр. Без бергә озак яшәдек. Хәзер миңа 82 яшь. Һәм минем бердәнбер теләгем - сугыш афәте беркайчан да кабатланмасын. Тынычлыкны саклагыз, аның һәр мизгеленең кадерен белегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: