Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • «Безнең бурыч – законнар үтәлешен тәэмин итү»

    Былтыр Ютазы районы прокуратурасына 144 мөрәҗәгать килгән

    Вакыт прокуратура эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертә, әлбәттә. Бары тик бер нәрсә - законнар үтәлеше генә үзгәрешсез кала. Прокуратура эшчәнлегенең төп бурычы - һәр җинаятьне ачып, гаеплене җавапка тарту. Законны хөрмәт итү, аны үтәү Россиянең һәр граҗданы бурычы.
    Былтыр Ютазы районы прокуратурасына144 мөрәҗәгать килгән. Иң күп мөрәҗәгать алимент түләттерү буенча - 18, шулай ук хезмәт хокуклары бозылу, торак, пенсия, әйләнә-тирә моңитне пычратуга кагылышлы байтак дәгъва килгән.
    -Безгә мөрәҗәгатьләр язма, электрон рәвештә һәм телдән килә, - дип билгеләде прокурор ярдәмчесе Артем Митяев. - Аноним мөрәҗәгатьләр дә булгалый, без аларны да тикшерәбез. Моннан тыш, тикшерүләргә чыгабыз, халыкны кабул итәбез, мәсәлән, былтыр – 170, шул исәптән прокурор һәм аның урынбасары тарафыннан 100дән ашу кеше кабул ителде. Хезмәт хокуклары үтәлешен күз уңында тоту -прокурор эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше. 2020 елда без үткәргән тикшерүләрдә закон бозуның 43 очрагы ачыкланды. Нәтиҗәсе - 16 күрсәтмә бирелде, 19 – дисциплинар, 5 кеше административ җаваплылыкка тарттырылды. 
    Прокуратура хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 112 җинаять эше тикшерелгән, шуларның 15е - авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрдән. Наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 11 җинаять, шул исәптән 1 наркотик сату очрагы ачыкланган.
    - Без җәзалар үтәлеше барышында законнардан тайпылмауны ла күз уңында тотабыз, шулай ук шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрдән күз яздырмыйбыз, - дип дәвам итә Митяев. 
    - Кызганычка каршы, хәтта яхшы мөнәсәбәт тә кешенең төзәлүен тәэмин итә алмый. Бер тапкыр юлдан тайпылучы кайчак җинаять сазлыгыннан берничек тә чыгалмый. Мәсәлән, район буенча 10 кеше исерек хәлдә машина йөрткән өчен хөкем ителде, шуларның 2се кабат җавапка тарттырылучы - алар инде ирекләреннән мәхрүм ителде. Шулай ук былтыр иң шау-шу тудырган эшләрнең берсе - нефть үткәргеченнән нефть үзләштерүчеләрне хөкем итү. Судта ачыклануынча, Екатериновка авылы янында гамәлдәге нефть үткәргеченнән 17 тоннадан артык нефть урланган, барлыгы 400 меңнән ашу зыян китерелгән иде. Гаеплеләр ирегеннән мәхрүм ителгән. 
    Хәзерге вакытта Ютазы районы прокуратурасын Тимур Фәтыйхов җитәкли, аның урынбасары Илнур Габдурахманов, ярдәмчесе Артем Митяев, өлкән белгеч Чәчкә Зарипова халык мәнфәгатьләрен яклауга, районда закончалыкны саклауга саллы өлеш кертә. Бу һөнәр ияләре өчен эштә бернинди вакыт чикләре дә юк, алларына куелган максатка - законнар үтәлешен, кеше хокукларын бозуга ирек куймас өчен бар белем-тәҗрибәләрен куеп эшли алар. Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, бу тынгысыз һөнәр ияләренә сәламәтлек, сабырлык, иминлек һәм уңышлар телибез. 
    2020 ел кайсы гына тармакның да эшенә җитди үзгәрешләр кертүе белән истә калачак. Прокуратура хезмәткәрләрен дә читтән торып эшләргә, күп очракта өйдә утырып хезмәт куярга 
    өйрәтте ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: