Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Безнең район яхшылар исәбендә

    Үткән дүшәмбедә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында брифинг видеоконференция режимында узды.

    РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясенең беренче нәтиҗәләре - тикшерү темасы булды. Брифингны ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе А. Фомин катнашында алып барды. Фәрит Хәйрулла улы билгеләп узуынча, сайлаулар республиканың барлык районнарында югары оешканлык дәрәҗәсендә үтте. Сайлау кампаниясендә яшьләр актив катнашты. Сәбәп гади, диде Мөхәммәтшин, яңа дәүләтнең яшь буыны тавыш бирә башлады. Аның ил язмышына битараф булмавы куанычлы. Сайлаучылар югары активлык күрсәткән иң яхшы районнар исәбенә безнең район да кергән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: