Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Безнең якташыбыз Булат Шаһимәрдәнов Бөек Җиңү парадында катнашкан

    Илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына корбан булган күп санлы совет халкы батырлыгына хөрмәт хисе белән генә түгел, зур держава буларак Россиянең заманча камилләшкән хәрби көчкә ия булуын да дөнья илләренә танытып, башка елларга караганда күп тапкырга тасвирллы һәм зур хәзерлек белән башкаланың Кызыл мәйданында узган Бөек Җиңү парадында безнең район...

    Акбаш авылында туып-үскән Булат Шаһимәрдәнов армия хезмәтенә 2014 елның язында алына. Егет Саратов өлкәсендәге Вольск шәһәренең 71432 нче хәрби частенә эләгә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта катнашу хәрби бурычын үтәүче солдат тормышында иң якты һәм онытылмас эз калдыра. Бу хакта ул үзе дә горурлык хисләре кичереп сөйли:

    - Частьтә сәламәтлекләре нык, буйлары 170-175 сантиметр булган егетләрне сайладылар. 200 кеше белән беррәттән мине дә сайладылар.

    - Мондый масштаблы парадка хәзерлек җиңел бирелмәгәндер?

    - Әзерлек кышын, февральдә үк башланды. Ләкин мин бу чараларга соңрак килеп кушылдым. Чөнки Кострома шәһәрендә хәрби частьләр арасында узган күп төр ярышта үзем хезмәт иткән частьнең абруен якларга туры килде. Мәскәү өлкәсенә 10 мартта килдек. Алабино полигонында атнага өч тапкыр шөгыльләнсәк, калган көннәрне репетиция казармада узды. Әлбәттә, баштагы мәлне киеренкелек, зур җаваплылык хисе биләп ала иде. Әмма шундый данлыклы парадта катнашу мөмкинлегенә ия булу шатлыгы, үзем өчен, туганнарым өчен туган горурлык хисе барлык кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Миңа сабырлык, көч һәм куәт өстәде.

    - Булат, синең туган йортыңа, сине сагынып көтеп торучы әти-әниең янына әйләнеп кайтырга да әлләни озак вакыт калмады. Сиңа, хезмәттәшләреңә алмашка китүче егетләргә теләкләреңне ишетәсе килә.

    - Егетләр, армия хезмәтенә курыкмыйча барыгыз. Монда гел башка шәхескә әвереләсең. Олыгаеп китәсең, тормышка җитди күзлектән карарга өйрәнәсең. Үзеңнең һәм якыннарыңның тыныч тормышы синең кулда булуына бары тик армия хезмәте уза башлагач кына аңлыйсың.

    - Синең, бәлкем, Бөек Ватан сугышы ветераннарына да әйтер сүзең бардыр?

    - Безгә тыныч тормыш бүләк иткән өлкән буын вәкилләренә мин, әлбәттә, рәхмәтлемен. Мин аларның һәркайсына тыныч картлык, нык сәламәтлек телим. Без сезнең алда түләп бетергесез бурычлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: