Урыссу урамында урнашкан әлеге кибетне район кулланучылар җәмгыяте ачты.
Аны ачуда район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, кулланучылар җәмгыяте рәисе Р. Гайнетдинов, Ютазы авылы имам-хатибы Фатыйх хәзрәт Зәйнуллин, Урыссу бистәсендә яшәүчеләр катнашты. Р. Гайнетдинов әйтүенчә, әлеге кибеттә халык өчен кирәк булган бар әйбер дә: хәләл ит, сөт продуктлары, бал, кыскасы, үзебезнең районда җитештерелгән тауарлар сатылачак. Рәис билгеләп узганча, хаклар да һәркем өчен үтемле булачак. Тагын берничә көннән кибеттә хатын-кызлар өчен тагын бер бүлек ачылуы көтелә. Ә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев үз чыгышында район үзәгендә бер-берсенә конкурентлы кибетләр ачу һәм анда сыйфатлы тауарлар кайтару күптәннән планлаштырылган фикер дип белдерде. "Бу кибеттә авыл хуҗалыгы тауарларының киң ассортименты булачак һәм безгә күрше республикага азык-төлек артыннан барырга кирәк булмаячак", - диде ул.
Кызыл тасманы кискәнче, Фатыйх хәзрәт әлеге кибетнең изге Ураза алдыннан ачылуын хуплап дога укыды һәм җитәкчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз