Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бүген Урыссуда бюджет, салымнар, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча даими комиссия утырышы узды

    Сирин Галиев рәислегендә даими комиссиядә биш мәсьәлә каралды.

    Ютазы муниципаль районының 2019 елда бюджет үтәлеше турында финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова чыгыш ясады. Ютазы муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2019 елдагы эшчәнлеге һәм Ютазы муниципаль районы контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында контроль-хисап палатасы рәисе Римма Хафизова чыгыш ясады. Ютазы муниципаль районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 2019 елда башкарылган эшләре һәм 2020 елга планнары турында Ютазы районы җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббатова чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында территориаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Магомедова чыгыш тотты.

    Барлык мәсьәләләр дә бертавыштан кабул ителде һәм район Советы утырышына чыгарылды.

     

     

    Лилия ГӘРӘЕВА

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: