Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бистәбезнең 2015 елдагы йөзенче парын кавыштырдылар

    Узган атна азагында район мәдәният йортында урнашкан гражданлык актларын теркәүнең тантаналар залында бистәбезнең 2015 елдагы йөзенче парын кавыштырдылар.

    Бу көнне матур тормыш юлына аяк баскан яшь парлар Әхмәтовлар гаиләсе - Луиза һәм Рөстәм. Алар берсен брсе эштә күреп алалар һәм йөрәкләрендә мәхәббәт ялкыны кабына. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, кәләш Ютазы муниципаль район советында эшләсә, кияү егете безнең редакциядә хезмәт куя. Бу көнне яшь парны тәбрикләргә килгән иң якын туганнар, дуслар, коллегалар яңа парга изге теләкләрен юлладылар, сикәлтәсез тормыш юлы теләделәр.

    ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның сигез аенда 90 гаилә өйләнешкән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч гаиләгә күбрәк. Ә инде туйлар уздыруның иң күп була торган ай - августта 22 пар гаилә корган, узган елның бу чорына 26 пар өйләнешкән булган. Ә менә туучы сабыйлар саны агымдагы елның сигез аена 164 булса, ул 2014 ел белән чагыштырганда үзгәрешсез калган (163).

    Үз чиратыбызда, редакция коллективы кызлары да яшь парны кызыл туйлары белән тәбрик итә. Бер-берегезгә булган мәхәббәтне сүрелдерми, хөрмәт белән тигезлектә яшәвегезне теләп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: