Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әбсәләм авылында яшәүче Кубашевлар йортында - сихри матурлык

    Әбсәләм авылында яшәүче Кубашевлар йортына килеп кергән кеше, мөгаен, үзен ниндидер бер сихри матурлык дөньясына эләккән кебек тоядыр.

    Зәвык белән бизәлгән әлләни зур булмаган йорт бүлмәләре колач җитмәслек матур аланны хәтерләтте. Мин үземне шул аллы-гөлле чәчәкле сәхрә уртасына эләккән сабый баладай хис итттем: әле бер чәчәк бәйләмен тотып карыйм, әле икенчесенә кул сузам. Әлеге гүзәллектән хәтта борынга тәмле исләр дә килә кебек тоелды. Бүлмәләрнең һәр почмагы, гүя, аерым бер тематика буенча бизәлгән. Бер-берсенә мәңгелек мәхәббәттә аңлашып утыручы купшы аккошлар, җан гына өрәсе калган ап-ак күгәрченнәр, кәрҗин һәм чүлмәкләрдә утыручы купшы чәчәк бәйләмнәре...
    Сәйлән белән чигелгән картиналарда сурәтләнгән Кол Шәриф мәчете, янып торучы мәк чәчәкләре, яз сулышын чагылдыручы сириннәр, зиннәтле әкият замогы - фарсы келәмнәре бер читтә торсын.
    Гади тел белән генә аңлатып бетереп булмый торган гүзәллекне тудыручы Наҗия ханым Кубашева, башка йортларда гадәттә чүп чиләгенә оча торган калдык тасмаларга да гомер бүләк итә - аларны кулланып, гап-гади пыяла кисәкләре өстендә шедеврлар тудыра.
    Кеше, гадәттә, мондый кул эшләренә сәләтне һәм теләкне пенсиягә чыккач ача - кинәт кенә күбәеп киткән вакыт бушлыгын, күңел төшенкелегенә бирелмичә, ничек тә булса сарыф итәргә кирәк бит?!
    - Гомерем буе матурлыкка мөкиббән китеп яшәдем.
    Менә шушы бер җөмлә белән генә дә гәҗитебез кунагы үзеңең күңел мохитен ачып салды. Матурлыкны күрү - бер хәл, аны бит әле күркәм иҗат җимешенә әверелдерә дә белергә кирәк. Егерме елга якын мәдәният тармагында эшләгән Наҗия ханым Әбсәләм клубының эстетик бизәлеше өчен кхп тапкыр мактау кәгазе белән билгеләнә. Клуб директоры бәйләнгән һәм чигелгән кул эшләреннән оештырган почмаклар хезмәттәшләре өчен тәҗрибә уртаклашу урыны булып кына калмый, Наҗия Нургали кызы "Кулъяулыгым - күңел көзгесе, чиккән сөлгем - сөюем билгесе" республика бәйгесендә лаурет та була. Мондый дәрәҗәле бүләкләрен ул бүген дә кадерле ядкарь итеп саклый.
    Ә инде лаеклы ялга чыккач, Наҗия ханым төрле-төрле материаллардан кул эшләре ясауны, гомумән, төп шөгыленә, җан азыгына әверелдерә. Юлында очраган бер генә матурлык яныннан да ул тыныч күңел белән узып китә алмый. Ә матурлыкны ул табигатьнең үзеннән эзли. Каз каурыйларына төренеп утыручы ап-ак күгәрченнәрне ул күзәнәкле пластмассадан "әвәләгән". Гап-гади кәгазь салфеткалардан барлыкка килгән гөлчәчәк бәйләмнәренең купшылыгыннан тәмам күзләр камаша.
    - Карап торуы гына рәхәт. Бу бит бик вак эш, түземлекне каян аласыз?
    - Менә шушы ук иҗат җимешләремнән - бу шөгыль нервларга зур сихәт. Тәмамлыйм дип тырыша торгач, таң атканын сизми дә каласың. Дөньяның бөтен ыгы-зыгысын оныттыра, күңел борчуларын сызып ташлый, - дип елмаючы кул остасы сәйлән белән чигүне аеруча үз итә икән.
    Югарыда әйтеп узган картиналарның бер-берсен генә дә ул ай ярым иҗат итә. Менә монысы инде чынлап торып вак эш. Әмма Наҗия ханымның дистәләгән пачка сәйлән сарыф ителүе дә, аның кар бөртеге кебек вак һәр данәсен энә күзенә кигертү дә бу эштән күңелен кайтара алмый. Гәрчә аның, бер эшләү белән дә ошамаса, ул шөгыльгә кире әйләнеп кайтмый торган "начар" гадәте булса да. Йортны матур итеп җыештыру әсбапларының күпчелеген үз кулы белән иҗат итүче Наҗия ханым, аш бүлмәсе җиһазына аһәңле пәрдәләрне үзе тегеп элгән, кечкенә ыргак белән келәмнәр бәйли, инде модасы күптән чыккан одеалларны да заманча япкычка әверелдерергә иренми. "Әллә кайчангы кул машинам барам, шуның белән келтер-келтер тегәм дә чыгам", - дип сөйләүче хуҗабикә, ятаклар өстендә күпереп торучы мамык мендәрләрне дә үзе ясый. Быел да аларның өр-яңаларын вәгъдә итеп, ишек алдында дистәләгән казлар каңгылдап йөри.
    Наҗия Кубашева җан байлыгын, күңел түрендә йөрткән уй-хисләрен шигырь юлларына да сала. Бездә бит сәхнәгә гашыйк кешеләр күп? Без кемнән ким? Озак еллар тынгы бирмәгән менә шушы уен ул, ниһаять, моннан берничә ел элек гамәлгә ашыра: туган авылында җыр-моңга һәвәс яшьтәшләрен бер төркемгә туплый. Аңа "Замандашлар" дигән исем куша. Әлбәттә, бу эшне чынга алмыйча, читтән көлеп карап торучылар дә табыла. Аларга ул:
    "Көлделәр, бетмәс, дип сезнең ишеләр,
    Ә бит без барыбыз да һәйкәл куярлык кешеләр", - дип шигырь юллары белән җавап бирә. Бүген "Сердәш" дип исемен үзгәрткән вокаль ансамбленең район чикләрендә дә танылуына Наҗия ханым сөенеп туя алмый. Ул быел 25 еллыгын бәйрәм итүче районыбызның көннән-көн төзекләнә, матурлана баруына да чын күңелдән куана.
    - Районыбыз узган еллар эчендә нык үзгәрде. Горурланып сөйләрдәй кешеләребез, мактанып күрсәтердәй эшләребез бик күп. Зур үзгәрешләр кичергән Урыссу бистәсе җыйнак һәм төзек шәһәрчеккә әверелеп бара. Мондый уңай үзгәрешләр туган җиребезнең үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган һәркемне куандырадыр, - дип шәхси фикерен җиткергән гәҗитебез кунагы, күңел түреннән урыгылып чыккан хис-теләкләрен язган шигырь юллары белән дә уртаклашты.
    Эшли белгән кеше кадерле,
    Алтыннарга тиң бит ул.
    Сүнеп беткән шәмнәргә,
    Ут кабызучы сез бит ул.
    Уйныбыз да, җырлыйбыз -
    Гармун кулларыбызда.
    Асфальтлы итте Нуриев
    Әбсәләм юлларын да.
    Булсын дип эшли, туры сүзле,
    Каты куллы һәр эштә.
    Барыбызга да ярар өчен
    Түгел бит ул фәрештә.
    Киләчәктә уңышлар телибез
    Районыбыз, сиңа, кат-кат!
    Синең үсешеңә Ходай
    Бирсен иде гел бәрәкәт!
    Тирә-якка карасаң, гаҗәеп бернәрсә дә юк кебек: таныш урман, шул ук елга-инешләр, кызарып баючы кояш, күз кыскалап, синең белән шаяручы йолдызлар, якын кешеләрнең йөзләре... Тик аларның һәркайсы менә шушы гаҗәеп гүзәл тормышны тудыра, аны бар итә. Кешелек дөньясына икмәк ничек кирәк булса, матурлык та шулай кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: