Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әбсәләм авылында яшәүче Мөслимә апа 90 яшен билгеләде

    Татар әбекәйләренә хас булганча, мөлаем йөзле, эчкерсез Мөслимә апага күз салуга, “Сөбханалла” дип куйдым... Әпсәләм авылында 1931 елның 20нче гыйнварында дөньяга килгән ул. Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен җитәрлек татыган.

     

    – Сугыш башланганда, миңа 10 яшь иде. Әтине беренче көннәрдән үк фронтка алдылар. Әни дүрт бала белән ялгызы калды, кече апаема ике яшь иде. Шул апаема “берәр кисәк ипи булса”, дип, әнинең ачыргаланып елаганы хәтердә...  Без укуларны октябрь аенда гына башлый идек, чөнки балаларны башак җыярга, утау утарга йөртәләр; чана сөйрәп, әрәмәгә чытыр-чатыр алырга да барабыз. Анда тотсалар, куалар  иде, “чанагызның “табанын” чабабыз”, дип. Салам, тизәк кирпече дә яктык. Үсә төшкәч, үгез җигеп, сука сукаладык, “пакус” җыйдык, молотилкада ашлык суктык. Аякта – чабата, бәхеткә каршы инәки чабата үрә белә иде. Юкә алып кайтып, аны мунчада пешереп, төнлә чабата ясап, безгә кидерә иде. 
    ... Гаиләбезгә кайгы-хәсрәт – әтинең үле хәбәре килде. Безгә инде күз яшьләре түгә-түгә яшәргә калды. Авыл баласы эштән курыкмый инде ул, ни кушсалар, шуны эшли, авырлыкка түзә. Ә менә ачлыгы бик тә яман иде. Булган ит-май, йомырка фронтка озатыла. Бәрәңге, тамакка яраклы нинди үлән бар, шуларны ашап көн күрдек.
    Сугыштан соң урман кистек. Ул чактагы кышлар нык карлы, буранлы. Карга чумып батып калулар, ауган йөкләрне кире бушатып төяүләр үзәккә үтә иде... Шулай да тормыш авырлыкларына зарланмыйм. Сугыш еллары турында зарланып сөйләүчеләрне күп укыганым бар. Нишлисең, ил белән килгән авырлык булды бит ул. Аллага шөкер, тырыштык, эшләдек. Барына риза булдык, – ди Мөслимә әбекәй. Ходай Тәгаләнең кодрәте белән бүген дә үз аягында йөреп ята ул. Зиһененә дә күзләр тимәсен. Шулай ук китабын да, гәзит-журналларын да укып бара. Үзе дә бу хакта: “Укырга бик яратам”, ди. 
    Хәзерге вакытта бер үзем генә исән. Озак еллар әни белән икәү яшәдек. Аны тәрбияләп, соңгы юлга озаттым.  Әтинең фронттан җибәргән хатларыннан күчермә язып калган идем, шуларны укып, искә төшереп, моңаеп утырам, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
    ... Гомер дигәнең аккан су кебек, үтә дә китә. Арытаба да олыны олы, кечене кече итеп, тату-бердәм яшәгән Буранголовлар гаиләсенең төп киңәшчесе, зур терәге булып гомер кичерергә язсын Сезгә, хөрмәтле Мөслимә апа. Туган көнегез белән ихластан котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.  Шулай көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып калыгыз. Ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр Сезгә! Туар таңнарыгыз тыныч, гомерегез озын булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыгыз игелеген тоеп, имин-имин-мул тормышта яшәргә язсын.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: