Әбсәләмлеләрнең мәдәни ялы тиздән уңайлы шартларда узачак - биредә мәдәният учагына нигез салынды.
Әбсәләм авыл җирлеге советында хәбәр итүләренчә, киләсе атнадан стеналар салу башланачак. Төзүчесе "Йолдыз" ҖЧҖ подряд оешмасы булган социаль объектны тапшыру җәй ахырына планлаштырыла. Шуны искәртәбез, 200 урынлык мәдәният йортында фельдшер-акушерлык пункты һәм китапханә дә урнашачак.