Күптән түгел инвалидлар иҗтимагый оешмасы әгъзалары табигать кочагында актив ял иткәннәр.
Алар Көрәш-Бүләк авылында Ык елгасы яры буендагы аланчыкта табын әзерләгәннәр: балык тотканнар, балык шулпасы пешергәннәр, җитезлеккә һәм тапкырлыкка көчләрен сынап, спорт ярышларында катнашканнар, моның өчен бүләкләр дә алганнар. Футболка һәм кечкенә бүләк белән иң яхшы балыкчы да бүләкләнгән. Район җитәкчелеге автотранспорт белән ярдәм итте, дип хәбәр итте Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТРБ Ютазы районы иҗтимагый оешмасы рәисе Нина Кукушкина.