Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингта истәлек такталар ачтылар

    Бәйрәкә авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг "АгроМир" җәмгыяте инициативасы белән ясалган истәлек такталарын ачудан башланды.

    Авылдашларын ихлас күңелдән бөек бәйрәм белән котлаган "АгроМир" җәмгыяте күзәтчелек советы рәисе Сирин Галиев, халкыбыз Бөек Җиңүнең 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән елны сугыш кырында башларын салган 383 авылдашларының исемен ташка язып, төзелгән обелискта быел, янәдән юбилей елында, дошман белән яудан исән-сау әйләнеп кайткан, туган-үскән авыллары чәчәк атсын өчен үзләреннән саллы өлеш кертеп, тыныч тормышта вафат булган Бәйрәкә авылы ветераннары исеме уелган истәлек такталары булдыруны, шул рәвешле Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән бер генә кешенең дә исеме тарихтан югалмавын горурлык хисләре кичереп сөйләде.

    - Кадерле авылдашларым, бүген без шушы истәлекле һәм күркәм урында Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә җыелдык. Бу һәйкәл һәркем өчен кадерле урынга әверелсен, бу изге урынны һәркайсыбыз - олыбыз һәм кечебез сакласын, чәчәкләр салсын! - дип ул авылдашларына мөрәҗәгать итте.

    Бәйрәкәлеләрне, нинди милләттән булуларына карамастан, халкыбызны бер көч итеп туплаган аяусыз сугышта җиңүнең 70нче кояшлы язы белән район башлыгы тәбрик итте. Бүген дөнья җәмәгатьчелегендә совет солдаты ирешкән җиңүне төссезләндерергә, аның асылын, тирән мәгънәсен киметергә тырышып, төрле әс-вәсләр хөкем иткән мәлдә, Рөстәм Нуриев, яшь буынга мәрәҗәгать итеп, 9 май алып килгән Җиңү көнен кадерле ядкарь итеп сакларга чакырды.

    - Фронтларда әти-бабаларыбыз, тылда әни-әбиләребез үз-үзләрен аямыйча яулаган җиңү көнен беркемнең дә безнең тормыштан сызып ташларга, аңа кара ягарга хакы юк, - дип ассызыклады ул.

    Митингка җыелган халыкка Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Ахунянова ихлас теләкләрен юллады. Хезмәт ветераннары Халисә Миннулла кызы Галиева, Бөек Җиңү язын сабанда каршы алган Нургаян Самат кызы Латыйпова ул канлы елларның дәһшәте турында зур дулкынлану хисләре кичереп сөйләде. Авылның балалар бакчасы нәниләре, урта мәктәп укучылары чал чәчле өлкәннәребезгә эчкерсез рәхмәтләрен шигырь һәм җыр юлларына салып җиткерде. Бәйрәм иртәсендә сагышлы һәм шатлыклы мизгелләр моның белән генә чикләнмәде. Сугыш һәм хезмәт ветераннарына кадернең зурысы юбилей медальләрен тапшырганда күрсәтелгән булса, бу көнне "АгроМир" җәмгыяте 1933 елдан алып 1945 елга кадәр туган сугыш чоры балаларына бәйрәм күчтәнәче таратты. Мондый хөрмәтне һич көтмәгән өлкән буын вәкилләренең күңелләре тулды. Күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төшкән ил картларының рәхмәт хисләре күкрәкләренә генә сыеп калмады. Алар өчен 9 Май икеләтә бәйрәмгә әверелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: