Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәдә туган, сугышта 1942 елга һәлак булган Фатыйх Хәсәновны Бөгелмәдә җирләгәннәр

    Быел май аенда илебез халкы, дөньяның алдынгы җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтте. Күпме еллар үтсә дә, күз яшьләре белән каршылана әлеге көн. 9 Май - чын халык бәйрәме. Илебезне фашист коллыгыннан саклап калу өчен күпме совет солдаты башын салган. Туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайта алмаган алар....

    Фронтовик-шагыйрь Нәби Дәүлинең:

    Сез кайларда ятасыз икән,

    Нинди туфрак, нинди җирләрдә?

    Кайтырбыз, дип киткән идегез дә,

    Кайтмадыгыз туган илләргә,

    - дигән шигъри юллары бар. Әйе, тиз арада фашистлар Германиясен тар-мар итәрбез дә әйләнеп кайтырбыз дип, җырлый-җырлый чыгып киткән күпме якташларыбызга кабат кайту бәхете насыйп булмаган. Күпләренең кайда һәлак булып, кайда җирләнгәне дә мәгълүм түгел. Бик аяныч хәл, сугыш бетүгә инде 70 ел узуга да карамастан, хатыннары - ирләренең, балалары әтиләренең кайда җирләнгәнен белмиләр. Ә бит бө-ек полководец Александр Суворовның: "Һәлак булган соңгы солдат җирләнми торып, сугыш тәмамланмаган санала", - дигән гыйбрәтле сүзләре бар. Шулай булгач, Бөек Ватан сугышы әле дә тәмамланмаган...

    Хәер, әлеге өлкәдә илебез, республика күләмендә эш алып барыла анысы. Аның анык нәтиҗәләре дә бар. Мәсәлән, 6 сентябрь көнне Бөгелмә тарихында моңарчы күрелмәгән чара булды. Бу көнне сугыш кырында башын салган, ятып калган, "хәбәрсез югалган" дип исәпләнгән якташыбыз җәсәден алып кайтып, шәһәрнең мөселман зиратында җирләделәр. Шулай итеп, тагын бер совет сугышчысының рухы тынычлык тапты дип санарга тулы нигез бар.

    1908 елда Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә авылында туган, аннан соң күченеп, Азнакай районы Урманай авыл Советына караган Муратовка авылында гомер кичергән Фатыйх Харис улы Хәсәнов турында сүзебез. Сугыш кырларына ул Азнакай хәрби комиссариатыннан алына. 1942 елның сентябрен-дә "хәбәрсез югалды" дигән хәбәре килә. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының үзәк архивында һәм Татарстан Республикасы Хәтер китабында /1 нче том, 520 нче бит/ "1942 елның 5 сентябрендә сержант Ф.Х. Хәсәнов хәбәрсез югалды" дип билгеләнгән була. Хәзер әлеге мәгълүмат үзгәртеләчәк, чөнки Фатыйх Хәсәновның җәсәден быел июль аенда Ленинград өлкәсенең Киров районында Синявин күленең төньяк өлешендә "Стерх" дип аталган эзләнү отряды вәкилләре таба. /Биредә Ленинград шәһәрен дошманнан

    саклап калу өчен Бөек Ватан сугышының коточкыч бәрелешләре булганын тарихтан яхшы беләбез/. Сугышчының шәхесен сакланып калган медальон эчендәге язу нигезендә ачыклыйлар. Шулай итеп, илебез бәйсезлеге өчен илбасарлар белән аяусыз көрәштә 34 яшендә башын салган батыр татар яугирен туган якларына кайтару эше башлана.

    Безнең Татарстанда һәлак булган сугышчыларның исемнәрен мәңгеләштерү белән "Ватан" /"Отечество"/ оешмасы шөгыльләнә. Ленинград өлкәсе эзләнүчеләре аларга табылган сугышчы калдыклары турында хәбәр итә. Үз чиратында, "Ватан" оешмасы Фатыйх Хәсәновның нәсел-нәсәбен, туганнарын эзләү эшенә керешә.

    Узган гасырның 30 нчы елларында күмәкләштерүләр шаукымы басыла төшкәч, тормышлар бераз рәтләнә башлагач, көч-гайрәте ташып торган Фатыйх Хәсәнов та гаилә корып җибәрә. Бәйрәкәгә килен итеп күрше Азнакай районы Стәрле авылыннан Сәгыйдә Зыятдин кызын алып кайта ул. Матур гына торып китәләр, бер-бер артлы балалары туа. Уллары Илгиз - 1938 елда, кызлары Венера 1939 елда дөньяга килә. Шулай матур итеп, күркәм генә яши башлыйлар. Озакламый Фатыйх Харис улын Азнакай районы Муратовка авылы мәктәбенә эшкә чакыралар һәм алар шунда күченә. Каһәр суккан сугыш бөтен нәрсәне үзгәртә. Берсеннән-берсе кечкенә ике нарасыен, сөекле җәмәгатен, корган оясын калдырып, яуга чыгып китәргә туры килә гаилә башлыгына. Кем белгән бит аның шушы китүдән исән-сау кайта алмасын...

    "Ватан" оешмасы вәкилләре Фатыйх Хәсәновның Бөгелмәдә яшәүче улы Илгизне эзләп таба. Кызы Венера исә Казанда гомер кичерә икән. Әтиләренең җәсәде табылуын, риза булган очракта, туган якларында җирләү мөмкинлеге булуын әйтәләр аларга. Риза булмаган кая ул! Уйлашып, фикерләшкәннән соң, әтиләренең җәсәден Бөгелмәгә кайтарып җирләргә дигән карарга киләләр.

    6 сентябрь көне Бөгелмәдә җылы, кояшлы булды. Шәһәрнең үзәгендә урнашкан "Мәңгелек дан" мемориалында тантаналы митинг узды. Митинг үткәннәребезне онытмаска кирәклеккә өндәде. Илебез тарихында узган гасырның иң җимергеч сугышы китергән бәла-казаларның әле бүген дә бетмәгәнлегенә ачык дәлил булды. Чарада катнашкан Бөгелмә шәһәре һәм районы җитәкчелеге, хәрби комиссар да үз чыгышларында шуңа басым ясадылар. Фатыйх Хәсәновның оныгы Илдус Илгиз улы исә барлык нәсел-нәсәбе, туганнары исеменнән әлеге изге эшне башкаручыларга, ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтләрен әйтте. Әлеге көнне, әлеге мизгелләрне бабасының хәләл җефете Сәгыйдә әбиләренең генә күрә алмавын, иренең кайда күмелгәнен дә белмичә, бакыйлыкка күчкән булуын ачынып сөйләде. Сәгыйдә Зыятдин кызы иренең "хәбәрсез югалды" дигәнне бик авыр кичерә. Колхозда көне-төне авыр эш тә сәламәтлеген нык какшата, озак яшәми ул, 1955 елда бакыйлыкка күчә. Балалары тома ятим кала. Аларны Бөгелмәдә яшәүче туганнары Гамилә белән Мөдәррис Харисовлар гаиләсе тәрбиягә ала. Шулай итеп, яшүсмер Илгиз белән Венера Бөгелмәдә яши башлый. Шуңа күрә сугыш һәм хезмәт ветераны Мөдәррис

    абый /инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын/ һәм Гамилә апага рәхмәтләре чиксез аларның.

    Бөгелмәнең мөселман зиратында, барлык шартларын җиренә җиткереп, Рамил хәзрәт Хөснетдинов җитәкчелегендә җир куенына салдылар совет солдатын. Ниһаять, Фатыйх Харис улы Хәсәнов җәсәде туган җире туфрагында урын алды. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын иде.

    Шунысы куанычлы, сугыш еллары, аннан соңгы илебезне күтәргән чорлар- да Фатыйх Харис улы Хәсәновның балалары, әтисез калуларына да карамастан, бирешмәгән, аякларында нык торган. Бүген инде оныклары, туруннары нәселен дәвам иттерә. Үз чиратында, алар әтиләренең, бабаларының истәлеген киләчәк буыннарга җиткерер өчен тырышыр. Гади татар егетенең батырлыгы онытылмас, тарих битләрендә лаеклы урын алыр дип ышанасы килә.

    /Автор һәм Хәсәновларның гаилә архивындагы фотолар файдаланылды/.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: