Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәле Инком ага Абдуллинга – 90 яшь

    Бөек Ватан сугышы ветераны Инком ага Абдуллин олуг юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте.

    17 яшь тулган үсмерне Ватан-ана фронтка чакыртып алганда, ул мәктәп эскәмиясе артыннан да чыгарга өлгермәгән була әле. Элемтәче булып дошман белән көрәшкән солдат совет армиясе сафларында җиде ел хезмәт иткән. Исән-сау туган якларына кайткан фронтовик бик озак еллар Бәйрәкә МТСда, аннан соң "Сельхозтехника" да эшли. Хатыны Гөлсинә апа белән алар 50 елдан артык бергә яшәп, биш балага гомер бүләк итәләр.
    Бүген 90 яшьлек ветеран балалары тәрбиясендә, аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши. Инком ага Абдуллинны гомер бәйрәме белән район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, Бәйрәкә авылының башлангыч ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева, туганнары һәм балалары тәбрик итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: