Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чернобыльчеләрне искә алдылар

    Узган атна ахырында "Гадел Россия" сәяси партиясенең Ютазы җирле бүлеге әгъзалары бергә җыелып, Чернобыль атом электр станциясе авариясе нәтиҗәләрен юк итүдә катнашучыларны искә алдылар.

    Җирле бүлек рәисе Фикърәт Локманов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, безнең якташларыбыз, күпчелек ватандашларыбыз белән беррәттән, ил кичергән бәлагә битараф калмаганнар. Гәрчә тыныч көннәрдә авыр хәлдә калсалар да. "Гадел Россия" партиясе җирле бүлеге әгъзалары һәлак булганнарны искә алдылар, исәннәргә хөрмәт күрсәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: