Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Чыгарылыш кичәләре олы тормыш юлына чыгарды

    Кичә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Данны укытучыларга укучылар китерә Ютазы урта белем бирү мәктәбе янына бер-бер артлы килеп туктаган автомобильләрдән көяз кызлар, купшы костюмлы егетләр төште. "Кинотавр"ның кызыл келәме генә җитмәде. Йөзләреннән бәхетле елмаю китмәгән балаларының кайнар эзләренә үк басып, зәвыклы чәчәк бәйләмнәре тотып тантана залына ата-аналар, туганнар узды....

    Кичә район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.


    Данны укытучыларга укучылар китерә

    Ютазы урта белем бирү мәктәбе янына бер-бер артлы килеп туктаган автомобильләрдән көяз кызлар, купшы костюмлы егетләр төште. "Кинотавр"ның кызыл келәме генә җитмәде. Йөзләреннән бәхетле елмаю китмәгән балаларының кайнар эзләренә үк басып, зәвыклы чәчәк бәйләмнәре тотып тантана залына ата-аналар, туганнар узды. Зур дулкынлану белән үрелгән шатлык хисе...

    - Моннан бер ай элек кенә булган соңгы кыңгырауда чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарда зур уңышларга ирешүләрен теләгән идек. Бүген бездә чын тантана. Һәм бүген без әлеге балаларның мәктәп тоткан планканы тагын да күтәрүләрен, алар ирешкән уңышларны югатмас өчен безгә, педагогларга, киләсе елларда тагын да зур тырышлык куеп эшләргә темп бирүләрен горурлык хисе белән билгеләп узам. Россия укытучылары белән дан тотса, аларга данны укучылары китерә, дип юкка гына әйтмиләр, - дип кереш сүзендә ассызыклады мәктәп директоры республиканың атказанган укытучысы Әнис Ямалетдинов.

    Дифференциация һәм вариация принципларыннан чыгып төзелгән план нигезендә белем алучы укучылар 2014-2015 уку елында фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча районда икенче урынга чыга. Алар республика күләмендә матур күрсәткечләр яулый. Татарстан Республикасының өстенлекле мәктәбендә белем алган укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыра. Карина Ганиева, Гүзәл Латыйпова рус теленнән 100әр балл җыя. Бу районда бердәнбер күрсәткеч. Башка фәннәр буенча да балалар югары уңышларга ирешә. Чыгарылыш укучыларының, алар белән бергә 11 ел дәвамында кулга-кул тотынып белем дөньясыннан атлаган укытучыларның, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашырга килгән район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова, Ютазы мәктәбенең унбиш чыгарылышчыдан дүртесенә - Карина Ганиева, Кадрия Камиллова, Гүзәл Латыйпова, Гүзәлия Шәрәфиевага махсус үрнәктәге аттестат һәм Россия Федерациясенең алтын медален тапшырганда, алардан ким дулкынланмады.

    - Сез районның иң алгарышлы һәм көчле булган уку йортларының берсе - Ютазы мәктәбен тәмамладыгыз. Һәм мин сезгә туган мәктәбегез стеналары артында туплаган яхшы белемегезне киләчәктә тагын да тулыландырып, җәмгыятьтә лаеклы урын табып, туган җирегезнең горурлыгына әверелүегезне телим, - дип мөрәҗәгать итте ул чыгарылышчыларга.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Вәдигуллин лаеклы балалар үстергән әти-әниләр - Резеда һәм Рөстәм Ганиевлар, Рәмзия һәм Айрат Камилловлар, Регина һәм Наил Латыйповлар, Зөлфия һәм Раушан Шәрәфиевларга район башлыгының рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле тәнкәләр тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын тантана белән Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллина котлады. Районның җәмәгать, мәдәни һәм спорт тормышында катнашып, авылның абруен күтәргән кызларга һәм егетләргә зур рәхмәтен белдерде. Ул икенче чакырылыш Район балалар думасы депутатлары Карина Ганиева һәм Альбина Мөксиновага дума эшендә актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Балаларны урта белем турында аттестат алулары белән тәүге тапкыр мәктәп бусагасында каршы алган беренче мөгаллимәләре Лилия Гәрәйшина, олы тормыш юлына озатып калучы укытучылары Лилия Галимова тәбрик итте.

    Ваемсыз балачак дөньясыннан һич аерылырга теләмәгән кызлар һәм егетләрне котларга сәхнәгә әти-әниләр күтәрелде. Юк, алар бу юлы озын нотыклар сөйләмәделәр, алар инде зур булып үсеп җиткән балаларына, үзләренең йөрәк җылысын кушып, иң матур биюләрен һәм җырларын бүләк иттеләр. Мондый оста әти-әниләрнең балалары ничек инде сәләтсез булсын ди?! Ралина Гәрәева, Марат Садыйков, Алия Шәйгоманова, Гүзәлия Шәйгоманова, Даяна Ямалтдинова, "Ютазы йолдызлары" ансамбле чыгышлары, Регина Хәсбиуллина башкаруындагы ком анимациясе һәм башка күренешләр чыгарылыш кичәсенә үзгә бер җылылык һәм мөлаемлык өстәде.

    Хуш мәктәбем, очар вакыт җитте...

    Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе бу көнне үзенең 28 укучысы белән хушлашты. Аларны олы тормыш юлына юллама алу белән мәктәп директоры Лилия Таһирова котлады. Тантаналы шартларда укучыларга урта белем алу турында аттестатлар тапшырды. Алар арасында Лилия Галәүтдинова, Зилә Гарипова һәм Аида Илькова махсус үрнәктәге аттестатка һәм Россия Федерациясенең алтын медаленә лаек булды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Тамара Романова аларга укуда ирешкән уңышлары өчен республика медальләре тапшырды. Кызларның әти-әниләре лаеклы балалар тәрбияләп үстергән өчен район башлыгының рәхмәт хаты һәм кыйммәтле тәнкәләр белән бүләкләнде. Тамара Романова район тормышында актив катнашкан укучылар - Рената Котлыева һәм Аида Илькованы район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары белән дә билгеләп узды. Иң яхшы укучыларның исемнәре мәктәпнең мактау китабына кертелде.

    Чыгарылыш сыйныф укучыларын тантана белән Урыссу химия заводы, "Электросоединитель" җәмгыяте, Урыссу ГРЭСы вәкилләре котлады, истәлеккә бүләкләр тапшырды. Кичә соңгы мәктәп вальсы белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: