Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Дару белән тәэмин итү: проблемалар бармы?

    Безнең хәбәрчебез Роза Искәндәрнең Урыссу үзәк район хастаханәсендә стационарда дәваланганда дару белән тәэмин ителеш турында сорауларына хастаханәнең баш табибы Ренат Фатыйхов җавап бирә.

    - Ренат Габдуллович, әйтегез әле, район халкының стационарда медицина препаратлары җитми дип сөйләүләре никадәр дәрәҗәдә дөрес?
    - Әйе, кайвакыт медикаментлар белән проблемалар туа һәм пациентларга кайбер препаратларны үзләренә алырга туры килә. Бу ни өчен шулай килеп чыга? Сәбәпләрнең берсе - стационарга дәвалауга кешеләрне нормативтан күбрәк кабул итү. Медикаментлар белән тәэмин итү нәкъ менә әлеге план кысаларында тормышка ашырыла. Логика буенча, пациентларның өстәмә санына өстәмә медикаментлар да булырга тиеш. Әмма Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бу каралмаган. Без кайбер чикләүләргә барырга мәҗбүрбез. Шуңа да карамастан ел саен медикаментларны кирәгеннән артык куллану 500 мең сум тәшкил итә. Бер койка-урынга көнгә 148 сум күләмендә дәүләт гарантиясе бар. Безнең бурыч - әлеге суммага чыгышу. Эремәләр, системалар, шприцлар, антибиотиклар, йөрәк препаратлары, бәйләвеч материал...
    Стационар дәвалау барышында медикаментларның пациентка кирәк булган исемлеген дәвам итәргә була. Кешеләр табибның үз пациентын дәвалау процессын тизләтү максатында теге яки бу препаратны (кыйммәт булса да, аналогыннан нәтиҗәлерәк һәм кире тәэсире булмаган) сатып алырга кушуына аңлап карарга тиешләр, дип уйлыйм. Мәсәлән, бавырны дәвалаганда эссенциале препаратын... Шуны да искәртәсем килә, түләүсез медицина хезмәтләренең нәтиҗәлелеген исәптән чыгарып ташлау да урынсыз. Пациентның шәхси акчалата катнашуын таләп иткән дәвалану кебек.
    Табиблык практикасында бер генә түгел, берничә диагноз белән көрәшергә туры килгән очраклар да аз түгел. Ягъни табиб, төп авыруны дәвалау өчен аңа бәйләнешле чирләрне дә дәваларга мәҗбүр. Финанс кытлыгына карамастан. Чөнки хастаханәгә салынучыларны 48 проценты - пенсионерлар. Мәсәлән, 60 яшьлек хатын-кыз хирургия бүлегенә инфекцияләнгән балтыр ярасы диагнозы белән салына. Дәвалау түләвенә антибиотиклар, бәйләвеч материалга чыгымнар, антисептик эремәләр, спирт, яраны хирургик чистарту, операция җебе, майлар керә. Чынлыкта исә яраның начар төзәлүе процессының сәбәбе - шикәр чире, аяк кан тамырларында кан әйләнеше начар булуы, шул исәптән кан тамырлары атеросклерозы сәбәпле дә. Өстәвенә аның гипертоник булуы ачыклана һәм башкалар. Нәтиҗәдә бер яраны дәвалау өчен кандагы шикәр дәрәҗәсен нормага китерү, кан тамырлары торышын яхшырту, артериаль кан басымын тотрыкландыру мәҗбүри. Нәтиҗәдә бер пациентка сарыф ителгән акча планлаштырылган финанслаудан кайвакыт ике-өч тапкырга артып китә. Кеше факторын да читкә куеп булмый. Әгәр пациент стационарга эләккән икән, аеруча ул авылдан булса, аны тикшерү һәм яхшырак дәвалау мөһим.
    - Реаль һәм планлы ихтыяҗ арасында аерма зурмы?
    - Бары берничә мисал китерәм. Әйтик, 2013 елның беренче кварталына "Медикаментлар" маддәсе буенча хирургия бүлегендә чыгымнар 527 220 сум (56 079 сум күләмендәге нормативтан 148%), терапия бүлегендә 453 467 сум (430 сум күләмендәге нормадан 106%) тәшкил итте. Саннар үзләре турында үзләре сөйли.
    - Шулай ук вәзгыятьтән чыгу юлы юк мени?
    - Чыгу юлы - стационарны алыштыру технологиясендә, бу турыдан-туры тикшерү һәм дәвалау белән бәйле булмаган чыгымнарны (коммуналь хезмәтләр, бинаны тиешле дәрәҗәдә тоту, туклану һәм башкалар) киметергә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән - авыруларны кисәтү өстенлек иткән амбулатор-поликлиника дәвалануын көчәйтү мөһим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: